16+

«Ак Барс»: очколар бүген үк кирәк

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары КХЛ чемпионатындагы тугызынчы уенын уздырачак. Читтәге сәфәрдән исә безнекеләр 12 мөмкинлектән 7 очко алып кайтты. Очколарны югалтмау хәерлерәк булыр иде дә бит...

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары КХЛ чемпионатындагы тугызынчы уенын уздырачак. Читтәге сәфәрдән исә безнекеләр 12 мөмкинлектән 7 очко алып кайтты. Очколарны югалтмау хәерлерәк булыр иде дә бит...

«Ак Барс» быелгы сезондагы тәүге сәфәрне уңышсыз башлап җибәрде. Казанлыларның Мәскәү «Динамо»сы белән каршылыгы шактый озакка сузыла. Заманында плэй-оффларның беренче этабында ук аларның очрашуы һәм даими рәвештә мәскәүлеләрнең өстен чыгуын да, «Динамо»дан Казанга Зиннәтулла Билалетдинов белән шәкертләренең килүен дә, ике тапкыр Гагарин Кубогын «Ак Барс» откач, шундый ук уңышка мәскәүлеләрнең ирешүен дә искә төшерергә була. Быел исә каршылык тагын да кискенрәк төс алды. Билгеле булганча, Сочи Олимпиадасында кеше көлкесенә калгач, Россия җыелмасында Билалетдиновны «Динамо»ның баш тренеры Олег Знарок алмаштырды. Сезон башланыр алдыннан гына Казан командасыннан Алексей Терещенко да нәкъ менә «Динамо»га китте.
Терещенко казанлылар капкасына алка кертә алмады. Әмма аның командасы барыбер җиңү яулады, исәп - 3:2. Ә «Ак Барс» дүртенче ел рәттән Мәскәү «Динамо»сын җиңә алмады.

Беренче буллит
«Локомотив» безнең өчен якын командалардан санала. Ярославль клубында һәрчак диярлек татар егетләренең уйнавы көндәшләребезгә җылы мөнәсәбәтне бүгенгә кадәр саклады кебек. 2011 елда авиаһәлакәткә дучар булган командада да милләттәшләребез бар иде: Марат Кәлимуллин белән Александр Галимов. Бүгенге составта исә «Локомотив» өчен Түбән Кама хоккей мәктәбе вәкиле Эмиль Галимов чыгыш ясый. Уенның төп вакыты дусларча исәп белән тәмамланды: 2:2. Овер-таймда җиңүче ачыкланмагач, Казан командасы җанатарлары быел беренче тапкыр буллитлар сериясен күзәтү мөмкинлеген алды. Шөкер, анысында уңыш якташларыбызга елмайды.

Сочи Казанга көндәш түгел
«Сочи» ХК КХЛда тәүге сезонын уздыра. Әлеге клуб Россия хоккее картасында Олимпиадага бәйле рәвештә барлыкка килде. Кышкы Олимпия уеннарын уздырган калада менә дигән хоккей сараен буш яткырып булмый бит. Шунлыктан биредә тиз арада хоккей командасы булдырырга керештеләр. Баштарак амбициоз планнарны иң данлыклы хоккейчыларыбызның берсе Павел Буре гамәлгә ашырырга тиеш иде. Әмма ул биредә бераз эшләп алгач, амбицияләрнең күбрәк сүздә генә булуын күреп, Кара диңгез ярларыннан качу ягын өстен күрде. Сезон алдында командага «Ак Барс» җанатарларына яхшы таныш Сергей Зиновьев белән Виталий Прошкин да кушылды, ләкин ахыр чиктә алар да «Сочи»да калмады.
Яралгы хәлендә булган курорт командасын «Ак Барс» шактый җиңел отты. Исәп - 5:0. Әлеге очрашуда төп герой булып үз исәбенә дүрт пас язган Сергей Костицын танылды.

24 урынына - 16
«Витязь» белән уенда да «Ак Барс» фаворит булып исәпләнде. Әмма, асылда, әлеге матчта казанлыларга шактый авырга туры килде. Беренче ике периодта мәйдан хуҗалары берәр алка кертеп, үзләрен иркен хис итә башлады. Шөкер, өченче периодта безнекеләр, ниһаять, уянды. Башта Дмитрий Обухов, аннан Янне Песонен алка керттеләр һәм җиңүчене ачыклау өчен овертайм билгеләнде. Өстәмә ун минут башланып, 19 секунд үтүгә, Оскар Меллер Казан командасына җиңү китергән алканы кертте. Билгеле булганча, уенның төп вакытында җиңгән өчен - 3, овертайм яки буллитлар сериясендә җиңүгә 2 очко бирелә (оттыручыга - 1 очко). Казанлыларның ике уенда оттыруларын, буллитлар буенча һәм овертаймда берәр очко югалтуларын искә алсак, безнекеләр инде сигез очкодан мәхрүм калуын чамаларга була.

Зиннәтулла Билалетдинов эшен бәяләгәндә, белгечләр һәрвакыт аның бер үзенчәлеген искә ала иде: татар тренеры өчен сезон барышында ничек чыгыш ясау мөһим түгел, аның өчен иң мөһиме - финалда җиңү. Быел аңа үзгәрергә туры килер, мөгаен. Чөнки ярышлар уздыру тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Быелдан хоккей буенча Россия чемпионын КХЛдагы регуляр чемпионат нәтиҗәләре буенча билгелиләр. Икенче төрле әйткәндә, плэй‑офф башланыр алдыннан кем күбрәк очко җыя - шул чемпион. Очколарны хәзердән арттыру кирәк икән.

Бүген якташларыбыз Хабаровск «Амур»ы белән уйный, 25 сентябрьдә - Новокузнецк «Металлург»ы, 27 сентябрьдә Новосибирскның «Себер»е белән уйнарга туры киләчәк. Көндәшләр әллә ни җитди тоелмаса да, шул ук «Себер»нең Казан командасын узган сезондагы плэй-оффтан төшереп калдыруларын хоккей җанатарлары хәтерлидер әле. Димәк, реванш алу өчен дә тырышырга туры киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading