Шәһри Казан

«Ак Барс» отты, Барулин оттырды

«Ак Барс» һәм Россия җыелма командасының капкачысы Константин Барулин «Атлант» һөҗүмчесе Николай Жердев белән бәхәсләшеп, үз дигәненә ирешә алмады. КХЛ чемпионаты кысаларында узган соңгы очрашу алдыннан Барулин Жердевтан гол керттермәячәкмен дип бәхәскә кергән. Җиңелгән кеше 10 тапкыр идәнгә ятып кулларда күтәрелергә тиеш булган.

Реклама

Белгәнебезчә, К.Барулин узган ел «Атлант» клубы төсләрен яклаган иде. Бу команда белән якыннан таныш, биредә дуслары күп. Быел «Ак Барс» өчен чыгыш ясый башлагач, атлантлылар беренче очрашуда элеккеге клубташын бирелергә мәҗбүр иткән иде. Узган уенда исә Казан командасы моның бурычын кайтарды - исәп 3:1. Безнекеләрдән ике алканы Д.Зарипов, берсен Д.Голубев кертте. Ә кунаклардан исә нәкъ менә Н.Жердевка бәхет елмайды.
«Бу уенга чыкканда тыныч идем. Яхшы уен күрсәттек һәм кирәкле өч очконы алдык, - дип белдерде Барулин уеннан соң. - Кызганыч, Жердев бәхәстә җиңеп чыкты. Ул барыбер миңа бер алка кертә алды». Капкачы «Атлант»та уйнаган елларын яхшы яктан гына искә ала. «Бу команда белән без «көмеш» алуга ирештек. Ләкин мин хәзер Казанда, миңа мондагы җанатарлар яхшы мөгамәләдә, һәрчак безне куәтләп, безнең өчен «җан аткан»нары өчен зур рәхмәт аларга», - диде «Ак Барс» капкачысы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    25
    0
    0
Ночной режим