16+

«Ак Барс»тан финнар китә, америкалылар килә

Казан командасыннан Зарипов белән Морозов киткәннән соң, беренче легендар «өчлек»тә Нико Капанен кем белән уйнар дип баш ватты җанатарлар. Әмма беренче звено тулысынча таркалды - Капанен үзе теләп «Ак Барс»тан китте. Биш сезон уйнау чорында әлеге фин һөҗүмчесе ике тапкыр Гагарин Кубогын алды, 264 матчта 161 очко җыю бәхетенә иреште.

Н.Капаненның ватандашы Я.Иммонен да, контракты тәмамлану сәбәпле, Казан командасын ташлап китте. Киләсе сезонда фин уенчыларыннан бары тик Я.Песонен һәм капкачы Миеттинен гына «Ак Барс» данын яклаячак.
Белгәнебезчә, Казан командасы фин уенчыларына нык игътибар биреп килде, быелдан башлап клуб җитәкчелеге бу традицияне үзгәртергә уйлаган бугай. 2013/2014 еллар сезонында «Ак Барс» составында америкалы К.Бурк (һөҗүмче), Т.Стэплтон (һөҗүмче), канадалы Ш.Хешка (сакчы), чех Т.Винцоур (һөҗүмче) һәм тагын А.Осипов, М.Варнаков (һөҗүмче), А.Свитов (һөҗүмче) булачак. Контракт вакытлары тәмамлану сәбәпле, Татарстанның төп командасын Е.Скачков, Д.Куляш, В.Хомицкий ташлап китте. Шулай ук Н.Жердев белән Л.Дарзиньш та башка клубларга алмашынган. К.Соколов быел КХЛда чыгыш ясаячак «Адмирал» (Владивосток) тарафыннан киңәйтү драфтында сайлап алынган.
Капкачы Э.Гарипов, сакчылар Е.Медведев, К.Корнеев, һөҗүмчеләр А.Терещенко, Я.Пессонен һәм Д.Голубев белән яңа контрактлар төзелгән. «Ак Барс»ның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, составта үзгәрешләр булырга мөмкин, әмма команданың контуры җитәрлек күләмдә төгәл билгеләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading