16+

Актаныштан җиңү алып кайтсыннар

Мондый ук күп бүләкле ярышны күптән күргән булмады, ахыры. Илдәге вәзгыятькә бәйле рәвештә, әллә узган ел булмагангамы, әллә моннан 15 ел элек вакытсыз арабыздан киткән, республикабызның милли татар көрәшенә нигез салган, РСФСРның спорт остасы, Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры Васыйл Габделхәй улы Гарифуллинга карата ихтирам көче зур булдымы, иганәчеләребез бүләкләрен яудырдылар гына инде.

Актаныштан җиңү алып кайтсыннар

Мондый ук күп бүләкле ярышны күптән күргән булмады, ахыры. Илдәге вәзгыятькә бәйле рәвештә, әллә узган ел булмагангамы, әллә моннан 15 ел элек вакытсыз арабыздан киткән, республикабызның милли татар көрәшенә нигез салган, РСФСРның спорт остасы, Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры Васыйл Габделхәй улы Гарифуллинга карата ихтирам көче зур булдымы, иганәчеләребез бүләкләрен яудырдылар гына инде.

Тимирязев исемендәге хуҗалык балаларны, кунакларны тукландыруны үз өстенә алган булса, шушы җирлекнең игелекле шәхесе Илшат Шакиров бүләкләүләрне үз өстенә алган булып чыкты. Аларга Нормадан Илнар Миннебаев, Балтачтан Фәнис Шәрипов, Бөрбаштан Рифкать Муллагалиев, Шеңшеңәрдән Альберт Миннеханов, район гәҗитенең баш мөхәррире Вакыйф Зәкиевның акчалата бүләкләре өстәлде. Кыскасы, мәрхүм Васыйл Габделхәй улы истәлегенә 2006 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында 13 нче мәртәбә узучы көрәш бәйгесе бүләкләүдән башланып, бүләкләүләр белән тәмамланды. Бездә тагын бер матур традиция бар. Читтән килгән бүләкләрне без ярдәмгә мохтаҗ балаларга бирергә тырышабыз.

Ярышларны ачу тантанасында иң беренчеләрдән булып, әле шушы көннәрдә генә район көрәш федерациясе рәисе булып сайланган Фәнис Энгель улы Шәрипов узган республика ярышларында икенче-өченче урыннарны яулаган Нөнәгәрдән Алмаз Камаловны, Арбордан Фәнзил Кәбировны, Смәелдән Илгизәр Галимуллинны, Балтачтан Рәнис Зариповны бүләкләп, яшьләребезгә киләчәктә дә зур җиңүләр теләде. Яңа федерация рәисебез - көрәшчеләребезгә билгеле шәхес, Васыйл Габделхәеч кул астында 6 ел физкультура укытучысы булып эшләп, көрәшеп зур чыныгу алган, хәзерге вакытта район Саба нтуйларының, район башлыгы призларына узучы ярышларның баш хөкемдары.

Чынлап торып көрәшчеләребезгә матур теләкләр күпләп җиткерелде бу көнне. Мәктәп коллективы да үзләренең элеккеге директорлары истәлегенә узучы ярышларга ныклап әзерләнгән булып чыкты. Матур җыр,биюләре белән көрәшчеләребезне рухландырып җибәрделәр. Бик көчле барды көрәшләребез дә. Җиңеләм дип түгел, җиңәм дип көрәште, яшьләребез. Чөнки алда бик мөһим - Актанышта беренче Президентыбыз Кубогына узучы ярышлар. Һәркемнең шунда барып бил алышасы килә бит. Келәмнән шатлыктан сикереп чыгучысы да, куз яшьләре белән чыгучысы да булды. “Менә шул елап чыкканнардан чын көрәшчеләр чыга да инде ул”,- дип куйды шулчак федерация рәисебез.

Тырыштылар нормалылар беренчеклекне үзләрендә калдырырга. Беренче урынга чыгып, Илнар Миннебаевның күләмле акчалата бүләгенә дә ия булдылар. Икенче-өченче урыннарны Смәел, Бөрбаш малайлары бүлеште. Инде 98 көрәшче арасындагы чемпионнар белән дә таныш булыйк:

Кәрим Гарифуллин /Норма-36 кг/, Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел-40 кг/, Фәнзил Кәбиров /Арбор-45 кг/, Газинур Гарипов /Смәел-50 кг/, Рүзәл Гайфетдинов /Пыжмара-55 кг/, Әлфис Галимов /Бөрбаш-60 кг/, Артур Муллагалиев /Чепья-65 кг/, Азамат Хәертдинов /Смәел-70 кг/, Юныс Әхмәдиев /Смәел-75 кг/, Кәрим Низамов /Арбор80 кг/, Рөстәм Хабибрахманов /Яңгул-авыр үлчәүдә/.

Җиңүчеләребезне зур җиңүләр белән Актаныштан кайтырлар дип көтеп калабыз. Уңышлар сезгә!

Нурзада Сәмигуллин Балтач.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading