16+

Актерларга кытлык булмаячак, алар сафын спортчылар тулыландыра

Спортчыларның, карьераларын тәмамлаганнан соң, телеэкран, эстрада яки кино «йолдыз»ларына әйләнә баруына ияләнеп бетәбез бугай инде. Кече яшьтән гел күз уңында булырга, зур трибуналарга күнеккән спорт осталарының халык арасында популярлыгын саклап калуның бер чарасы бугай бу. Соңгы вакытларда Россиядә тагын бер тенденция күзәтелә: атлетлар зур спорттан киткәнче үк буш вакытларында кинофильм,...

Актерларга кытлык булмаячак, алар сафын спортчылар тулыландыра

Спортчыларның, карьераларын тәмамлаганнан соң, телеэкран, эстрада яки кино «йолдыз»ларына әйләнә баруына ияләнеп бетәбез бугай инде. Кече яшьтән гел күз уңында булырга, зур трибуналарга күнеккән спорт осталарының халык арасында популярлыгын саклап калуның бер чарасы бугай бу. Соңгы вакытларда Россиядә тагын бер тенденция күзәтелә: атлетлар зур спорттан киткәнче үк буш вакытларында кинофильм,...

Сентябрь башында зур экраннарга Россия җыелма командасы хоккейчылары Евгений Малкин белән Илья Ковальчук катнашындагы «12 месяцев» дигән фильм чыкты. Картина авторлары аны гаилә белән килеп карый торган матур комедия дип тәкъдим итә. Фильмда хоккейчыларның артистлык сәләтенә һәр тамашачы үз бәясен бирер. Бүгенге этапта картина Сочи Олимпиадасы алдыннан уенчыларыбызны башка амплуада балкытып алу һәм тагын да ныграк популярлаштыру ягыннан әһәмиятле. Шунысы да бар: хоккейчылар фильм өчен алган гонорарларын ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен күчергән.
Хоккейчыларның теге яки бу фильмда катнашуы яңалык түгел билгеле. Дөрес, моңарчы алар күбрәк үз-үзләрен уйнады. Мәсәлән, НХЛ форварды Майк Моданоның «Могучие утята» фильмында төшүе мәгълүм. Россия хоккейчылары Дарюс Каспарайтис, Алексей Морозов һәм Андрей Николишинның мәшһүр «Брат-2» фильмында күренеп алуын беләбез.
Төрле илләр спортчыларының телевизион сериалларда, кинофильмнарда төшү статистикасын барлый торгач, кызыклы гына мәгълүмат тупланды.
Узган гасыр башында, мәсәлән, Норвегия фигуралы шуу остасы, өч тапкыр Олимпия чемпионы Соня Хени Голливудта зур популярлык казана. «Серенада солнечной долины» фильмында төшеп, ул, кинода искитмәле карьера ясап кына калмыйча, бөтен америкалыларда фигуралы шууга мәхәббәт уятуга да ирешә.
1990 елларда тагын бер фигуралы шуу остасы - монысы инде безнең данлыклы Оксана Грищук Голливудны яулап карарга була. Нагано Олимпиадасындагы икенче триумфына кадәр (Грищук ике тапкыр Олимпия чемпионы) ул, Америкада шөгыльләнгәндә, Лайза Минелли белән таныша. Артистка, Россия спортчысының актерлык талантына югары бәя биреп, аңа үзен кино сәнгатендә сынап карарга тәкъдим итә. Олимпиада сезоны алдыннан, Грищук Роберт Де Ниро катнашындагы фильмда төшәргә чакыру ала. Әмма Олимпия чемпионы булу теләге көчлерәк булып чыга - кыз рольдән баш тарта. Актерлык карьерасын ясау теләге көчле булса да, Грищукның кинофильмда алга таба төшү мөмкинлеге булмый, ә реклама роликларында катнашу гына аны инде канәгатьләндерми.
Мәшһүр Майк Тайсон исә телесериалларда төшәргә берничә тапкыр чакыру ала. Бер тапкыр ул тулы метражлы «Крокодил Данди в Лос-Анджелесе» фильмында уйнау бәхетенә дә ирешә. Алда санап үткән мисалларны спортчыларның, актерлык талантын күрсәтү омтылышы булудан бигрәк, хоббие дисәк, дөресрәк булыр. Олимпия чемпионы, йөзүче Александр Поповка да үз вакытында фильмда төшәргә тәкъдим ясаган булганнар, тик ул моны җитди эш дип санамыйча, аннан баш тарткан.
Әмма актерлык эшенә вакытлы мавыгу итеп карамыйча, аңа зур көч салган спортчылар да бар. Шуларның берсе - синхрон йөзү остасы, Олимпия чемпионы Мария Киселева. Кызга әле мәктәптә укыган чорда ук актерлык студиясендә шөгыльләнү зур ярдәм итә. Режиссер Владимир Бортко телеканалларның берсендә «Слабое звено» тапшыруын алып барган спортчыны күреп, аңа Достоевскийның «Идиот» романы буенча үзе төшерә торган 10 серияле фильмда Варя Иволгина ролен тәкъдим итә. Марияга Инна Чурикова, Олег Басилашвили, Евгений Миронов, Владимир Машков кебек мэтрлар белән бер ансамбльдә уйнарга туры килә. Әмма ул югалып калмый, алай гына да түгел, тәнкыйтьчеләр аның эшенә яхшы бәя бирә. «Актерлык белеме булмавын ул таланты һәм эшкә зур сәләте белән компенсацияләде», - дип белдерә соңрак режиссер Бортко.
Шулай да безнең спортчылар арасында иң тәҗрибәле актер исеменә биатлончы Сергей Чепиков лаеклырак. Карьерасын тәмамлар алдыннан аңа үзен Свердловск киностудиясе режиссеры Вячеслав Петухов «Беги, пока живой» фильмында баш рольдә сынап карарга тәкъдим итә. «Мин көчле адреналин бирә торган вакыйгаларны яратам, шуңа да, кинопробага чакыргач, уйлап тормыйча ризалык бирдем», - дип искә ала соңрак спортчы. Кино мәйданына килү белән үк ул үзен зур стадионда дип хис итә - режиссерны - тренер, ассистентлар һәм гримерларны чаңгы майлаучылар, актерлар коллективын биатлон командасы әгъзалары ролендә күрә.
Ә Америкада уңышлы кинокарьера ясаган спортчылар исемлегенең башында йөзү буенча биш тапкыр Олимпия чемпионы Джони Вайсмюллер (чын исеме Петер Йоханн Вайсмюллер) тора. Ул тамашачыларга Тарзан турындагы популяр фильмнар аша танылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading