Шәһри Казан

Алекно Россия волейболының алтын чорын ачты

Күптән түгел тәмамланган Лондон Олимпиадасында безнең ирләр волейбол командасы алтын медальләр яулап, Россия волейболының җиңүләр тарихында яңа сәхифә ачты. Ил бу җиңүне бик озак - өч дистә елдан артык көтте. 1980 елгы Мәскәү Олимпиадасында җиңү яулаган совет волейболчыларының батырлыгын яңа Россия тарихында кабатлау өчен 32 ел вакыт кирәк булды.

Бу уңышта тренер Владимир Алекноның роле гаять зур. Травмалардан какшаган командага нәкъ менә ул биргән эмоциональ заряд драматик рухта узган финал матчының язмышын хәл итте дә бугай.
Алекноның тренерлык карьерасы 1999 елда Франциянең «Тур» командасында уйнаган чагында башлана. Аның җитәкчелегендә команда ил чемпионатында 4 нче урын яулап, ил Кубогы ярышларының финалына кадәр барып җитә. Уенчы карьерасын тәмамлап, төп көчен бары тренерлык эшенә бирә башлагач, Алекно «Тур»ны илнең топ-командалары сафына чыгара. 2004 елда клуб аның җитәкчелегендә үз тарихында тәүге тапкыр ил чемпионатын ота.
Франциядә үз эшчәнлеген уңышлы гына башлап җибәргән яшь тренерны Россиядә тиз күз уңына алалар. 2004 елда Франция клубы белән контракты тәмамлангач, Алекно Россия Суперлигасында эшләү тәкъдимен кабул итә. Россиядәге хезмәт эшчәнлеген «Луч» командасында башлаган остаз икенче елны ук Мәскәүнең «Динамо» ирләр волейбол клубын шөгыльләндерә башлый. Нәтиҗәдә, 1951 елда ил чемпионы булган команда тагын ил чемпионатында җиңә. «Динамо» Россия Кубогын яулаганнан соң, 2007 елның мартында Алекно Россиянең волейбол буенча ирләр җыелма командасы баш остазы итеп билгеләнә. 2007 елның маена кадәр ул ил җыелма командасындагы эше белән бер үк вакытта «Динамо»дагы эшчәнлеген дә дәвам итә. Ә бер елдан соң язмыш җилләре аны Казанга илтә. Тагын бер елдан соң ул Казан «Зенит»ы белән Россия чемпионы исемен яулап, ике төрле команда белән ил чемпионатын откан тәүге тренер булып таныла. 2009 елда Казан волейболчылары аның җитәкчелегендә Россия Кубогын яулый, 2010-2012 елларда кабат ил чемпионы була. Моңа тагын узган сезонда «Зенит»ның Чемпионнар лигасын отып, Европаның иң яхшы волейбол клубы исемен алуын гына өстисе кала.
Боларның барысы да тренер Алекноның клублар дәрәҗәсендә ирешкән казанышлары. Ил җыелма командасы тренеры постында беренче тапкыр эшләгәндә ул команда белән Дөнья лигасының, Европа чемпионаты һәм Дөнья Кубогы ярышларының көмеш призеры булды, Пекин Олимпиадасында бронза медаль яулады. Ике елдан соң аның җыелма командага кабат кайтуын тренерның Россия волейболы тарихын яңадан язарга алынуы дип бәяләргә була. Чөнки 2011 елда аның җитәкчелегендә ил җыелмасы Россия тарихында тәүге тапкыр берьюлы ике турнирда - Дөнья лигасында һәм Дөнья Кубогы ярышларында җиңү яулады.
Шуңа да карамастан, быелгы Лондон Олимпиадасында Россиянең ирләр волейбол командасы фаворит саналмады. Берничә үзәк уенчының авыр җәрәхәтләр алуы Алекноны резерв эзләргә мәҗбүр итте. Владимир Алекно Олимпиада башланырга ике атна кала команданың уеннарга әзерлегеннән канәгать булмавын, травма алган уенчыларга җәрәхәтләре тулысынча төзәлеп бетү өчен вакыт җитмәвен белдергән иде. Шуңа да Дөнья лигасының беренче этабында россиялеләр составының яртысы резервтагы уенчылардан торды. Шушылар нәтиҗәсе буларак, быел безнең ир-ат волейболчылар үз тарихларында беренче тапкыр Дөнья лигасының «алтылык финалы»на уза алмады. Ләкин моның өчен аларны гаепләргә беркемнең дә теле әйләнмәс. Җиңүчеләрне хөкем итмиләр! Иң дәрәҗәле ярышлар - Олимпия уеннарының финалына барып җитеп, анда җиңелеп барганда чын рух ныклыгын күрсәтеп, эмоциональ күтәренкелек исәбенә җиңү яулый алган команда, аның остазлары бары олы хөрмәткә лаек. Бразилия волейболчылары белән булган әлеге драматик финалдан соң, уенга бөтен эмоцияләрен сарыф иткән тренер Алекноның матчтан соң үткәрелгән матбугат конференциясенә килергә хәле калмаган хәтта.
«Әлегәчә чынлыкта нәрсә булганын кыенлык белән генә аңлыйм. Егетләрнең тарихка кереп калуларын төшенәм үзе. Ә менә эчтә - бушлык. Мин моны эмоциональ шартлау булды дип әйтер идем. Без моңа 30 ел буе килдек. Бүген миллионнар безнең урында булырга теләр иде. Соңгы елда Казан «Зенит»ы һәм Россия җыелма командасы белән мөмкин булган барлык титулларны диярлек яулауга ирештек. Ләкин бу нормаль күренеш! Мин яшь тренер, үсәсе дә үсәсе әле», - дип белдергән иде ул Олимпиададан соң кабат Россия җиренә аяк баскач. Димәк, Россия волейболының алтын чоры әле башлана гына!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 апрель 2018 - 09:15
    Үрнәк йорт нинди була? 
    Сезнең үрнәк йорт күргәнегез бармы? Аны нинди дип күз алдына китерәсез? Ул башкалардан нәрсәсе белән аерыла да, аңа гына хас нинди үзенчәлекләре бар? Без дә шушы сорауларыбызга җавап табарга дип, Казанның Ямашев урамындагы 74нче йортка юл алдык, чөнки әлеге йортны барып күрергә җитди сәбәп бар иде. Узган атнада аңа рәсми рәвештә «үрнәк йорт» (дом образцового содержания) статусы бирелде.
    41
    0
    0
  • 13 март 2018 - 14:23
    Интернетта Хәния Фәрхинең гаиләсендәге вакыйгага бәйле ВИДЕО пәйда булды 2016 елның җәендә Хәния Фәрхинең кызы Алсу 18 яшендә кияүгә чыккан иде.
    13286
    1
    33
  • 13 март 2018 - 13:11
    «Ни хакым бар минем яшәргә?!» «Ун ел гомеремне заяга уздырдым, - дип уфтанып башлады Айдар сүзен. - Тамагымнан ризык үтмәде, кулым эшкә бармады. Бер караганда гаебем дә юк кебек, әмма дүрт-биш айлык сабыйны көпә-көндез пуля белән тишкән адәмнең җирдә яшәргә ни хакы бар соң?!»
    1064
    0
    5
  • 13 март 2018 - 10:52
    Сайлау көнне рәхәтләнеп бәйрәм итәчәкбез Казанда 2018 елның 1 гыйнварына 906 мең 586 сайлаучы исәпләнә. Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көнне, ягъни 18 мартта 450 сайлау участогы эшләячәк. «Эшлекле дүшәмбе»дә сайлау көнен ничек итеп бәйрәмгә әйләндерү турында сөйләштеләр.
    485
    0
    0
Ночной режим