Шәһри Казан

Алия Иксанова - беренче!

Кирово-Чепецк шәһәрендә чаңгыда шуу буенча Россия Кубогы ярышларының өченче этабы уза. Бәйгенең икенче көнендә якташыбыз Алия Иксанова Татарстан командасына алтын медаль китерде.

Татарстанның иң танылган спорт йолдызларыннан берсе Алия Иксанова классик стишль буенча 10 чакрымга йөгерүдә илдә иң көчлеләрдән санала. Бу юлы да татар кызы үзенең фаворит икәнлеген тагын бер тапкыр раслады: көндәшләреннән зур өстенлек белән аерылып, беренче урынны яулауга иреште.

Реклама

Ир-егетләр арасындагы узышта исә Татарстан командасыннан Сергей Ардашев - бишенче урынны яулады. Андрей Феллер исә унлыкка керә алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: