16+

«АЛТЫН ТУП» хуҗасын көтә

7 гыйнварда Швейцариянең Цюрих шәһәрендә 2012 ел йомгаклары буенча дөньяның иң яхшы футболчысының исеме игълан ителәчәк. Әлегә моңа лаеклы дип саналган өч кандидатның исемнәре генә аталды. Аларның өчесе дә Испания чемпионаты лидерлары: «Барселона»дан Леонель Месси белән Андрес Иньеста, «Реал»дан Криштинану Роналдо. Иң яхшы уенчыга каралган «Алтын туп» призының быелгы хуҗасы...

«АЛТЫН ТУП» хуҗасын көтә

7 гыйнварда Швейцариянең Цюрих шәһәрендә 2012 ел йомгаклары буенча дөньяның иң яхшы футболчысының исеме игълан ителәчәк. Әлегә моңа лаеклы дип саналган өч кандидатның исемнәре генә аталды. Аларның өчесе дә Испания чемпионаты лидерлары: «Барселона»дан Леонель Месси белән Андрес Иньеста, «Реал»дан Криштинану Роналдо. Иң яхшы уенчыга каралган «Алтын туп» призының быелгы хуҗасы...

Бу исемлектә Аргентина җыелма командасы һәм «Барселона» һөҗүмчесе Леонель Мессиның урын алуы беркемне дә гаҗәпләндермидер. Бүгенге футболда Месси чорын булдырган әлеге уенчы ел саен рекордлар штамплап кына тора. Өстәвенә соңгы 3 елда «Алтын туп» аныкы булды. Мессиның дүртенче ел рәттән дөньяның иң яхшы футболчысы булып танылу өчен аргументлары җитәрлек.
2012 елда Мессиның команда белән җиңүләре исемлеге бик тыйнак үзе. Быел анда Испания Кубогы гына бар. Ләкин даһи футболчы бу бушлыкны шәхси рекордлары белән тулыландырды. Аның бер сезон дәвамында барлык турнирларда керткән туплары 73кә җыелды, «Барселона» составында Европа Кубоклары турнирларында керткән туплары санын ул быел 57гә җиткерде. Бер сезонда 8 хет-трик ясаучы да ул... Хәзер ул яңа рекорд кую алдында тора. Бер календарь елында керткән голлары санын 85кә җиткереп, 1972 елда Герд Меллер куйган рекордны яңарту өчен аңа тагын берничә гол гына җитми.
«Барселона»да Мессиның нәтиҗәле голларына саллы өлеш кертүче аркадашы Андрес Иньестаның «Алтын туп»ка моңарчы бер тапкыр да ия булганы юк. Экспертларның күбесе нәкъ менә Иньестаны быелгы көрәштә Мессига төп көндәш булырлык кандидат дип саный. Иньестаның көндәшләреннән төп өстенлеге - дүрт ел эчендә Испания җыелма командасы составында ике тапкыр Европа һәм бер тапкыр дөнья чемпионы исемен яулавы. Быелгы Европа беренчелегендә ул, көндәшләреннән аермалы буларак, алтын медаль яулап, финал матчының иң яхшы уенчысы булу өстенә, Евро-2012нең дә иң яхшы уенчысы дип табылды. Нәтиҗәле уенчы булуына карамастан, аның популярлыгы буенча Месси белән Роналдуны куып җитә алмавының сәбәбе бик гади: Андрес һөҗүмче түгел, ә ярымсакчы. Ә ярымсакчыларның төп вазифасы соңгы булып тупка тибү түгел, нәтиҗәле голны оештыру, кыр уртасында иң авыр эшне башкару. Шуңа да аларның эше күренми, тупны соңгы удар белән капкага керткән һөҗүмчеләр хәтергә күбрәк уелып кала. Шуңададыр инде, дөньяның иң танылган футболчылары исемлегендә һөҗүмчеләр саны күбрәк. 57 еллык тарихы эчендә «Алтын туп»ны 33 тапкыр һөҗүмчеләр алган!
«Реал» һәм Португалия җыелма командалары капитаны, заманыбызның иң талантлы футболчыларының берсе Криштиану Роналдуга килгәндә, ул инде 2008 елда «Алтын туп»лы булган иде. Дөрес, ул аны Европаның иң яхшы уенчысы буларак алды. Шул ук елны дөньяның иң яхшы футболчысы буларак, «ФИФАның ел уенчысы» бүләген дә алуга иреште. Ә дөньяның иң яхшы уенчысына бирелә торган яңартылган «Алтын туп»ны әле яулаганы юк. Былтыргы көрәштә ул әлеге дә баягы Мессига оттырган иде. Бу юлы исә реванш алырга уйлый. Быел бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән уенчы «Алтын туп» үзенеке булырга тиеш дип саный. Әгәр уенчылар үзләре өчен үзләре тавыш бирү хокукына ия булса, мин, һичшиксез, үземне сайлар идем, тыйнаклык күрсәтү дөрес булмас, ди ул. Роналду тарафдарлары булган экспертлар аны быел Мессига караганда яхшырак уйнады, иң мөһим голларын да быел кертте дип саный. Аны узган сезонда «Реал»ны чемпион титулына китергән үзәк фигура дип тә атыйлар. Роналду үзен һәрдаим Месси белән чагыштыруларын яратмаса да, бу футболчылар бутсыларын кадакка элгәнчегә кадәр чагыштырулар дәвам итәчәк әле.
«Алтын туп» - һәр календарь елы йомгаклары буенча иң яхшы футболчыга бирелә торган бүләк. Аны «France Football» газетасы баш мөхәррире Габриэль Ано гамәлгә куя. 1956 елдан 2007 елга кадәр «Алтын туп»ка Европаның их яхшы футболчылары лаек булган. Шуңа күрә үз вакытында бу мәртәбәле бүләккә Латин Америкасы вәкилләре Диего Марадона белән Пеле дәгъва итә алмаган. 2007 елдан ул Европа чемпионатында уйнаган дөнья илләре уенчыларына да бирелә башлый. Ә 2009 елдан дөньяның иң яхшы футболчысына бирелә торган бүләккә әйләнә. 2010 елдан «Алтын туп» белән «ФИФАның ел уенчысы» бүләкләре берләштерелеп, ул «ФИФАның алтын тубы» дип йөртелә башлады. Яңартылган бүләкне беренче булып 2010 елда Леонель Месси алды.
«Алтын туп» тарихында өч футболчының әлеге бүләккә өчәр тапкыр лаек булуы мәгълүм. Аларның берсе - Франция футболчысы, бүген УЕФА президенты Мишель Платини.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading