16+

Барселона герое Юля Ефимованың күңелендә төер калган

Шушы көннәрдә судагы спорт төрләре буенча Барселонада тәмамланган дөнья чемпионатында Россия йөзүчеләре чын мәгънәсендә сөендерде. Синхрон йөзүдә безнең спортчыларга тиңнәр булмавын күптәннән күреп киләбез, шуңа күрә, синхрончы кызларыбызның барлык җиде дисциплинада алтын медальләр яулавы шулай булырга да тиеш иде дип кабул ителде. Ә менә моңа кадәр уңышлары белән әллә ни...

Барселона герое Юля Ефимованың күңелендә төер калган

Шушы көннәрдә судагы спорт төрләре буенча Барселонада тәмамланган дөнья чемпионатында Россия йөзүчеләре чын мәгънәсендә сөендерде. Синхрон йөзүдә безнең спортчыларга тиңнәр булмавын күптәннән күреп киләбез, шуңа күрә, синхрончы кызларыбызның барлык җиде дисциплинада алтын медальләр яулавы шулай булырга да тиеш иде дип кабул ителде. Ә менә моңа кадәр уңышлары белән әллә ни...

Алтын медальләрнең икесе дә 21 яшьлек Юлия Ефимова исәбендә. Медальләр янчыгын тагын берәр көмеш һәм бронза белән дә тулыландырган спортчы кыз Россия җыелма командасының Барселона чемпионатындагы иң төп йолдызына әйләнде. Шунысы игътибарга лаек: совет чоры тәмамланганнан соң, 200 метрга брасс стиле белән йөзүдә (Олимпия төре) Россия спортчыларының моңарчы беркайчан да җиңгәне булмаган. Шуңа да Юляның әлеге дисциплинада җиңүе икеләтә куанычлы булды.
Бераз гына алдарак Казан Универсиадасында җиңүләр яулаган бу кызны тамашачы алсу төстәге башлыгы аша танырга өйрәнде. Бу башлыкның спортчыга уңыш китерә торган үзлеге булуы турында язып та чыктылар. Тик ырымнарга ышанмый торган кыз, җиңүләрнең сәбәбе ал башлыкта түгел, ә яхшы әзерлектә булуын матур итеп исбатлады. Беренче җиңүеннән соң, Ефимованың тылсымлы ал башлыгы белән күзлеге югалганлыгы мәгълүм булган иде. Тик кыз кара башлык киеп тә 50 м арага йөзүдә янә чемпион калды. Юля үз мисалында бу чемпионатта скептикларның тагын бер фикерен юкка чыгарды: Универсиадада катнашу безнең спортчыларга дөнья беренчелегенә көчләрне тупларга зарар итмәгән, киресенчә, булышкан гына.
Бу урында Ефимованың йөзү мәктәбе көчле булган Америкада шөгыльләнүен әйтеп китү дә урынлы булыр. Шуңа күрә, бу җиңүләр артында Америка тренеры тора, дип әйтү һич арттыру булмас иде. Дөнья илләрендә фигуралы шууны үстерүгә Россия тренерларының зур өлеш кертүен исәпкә алсак, Америка тренерларының Россия йөзүчеләрен әзерләвендә бернинди киная булырга тиеш түгелдер.
Чемпионатның үзе өчен гаять уңышлы узуына карамастан, Юляның күңелендә бер төер калган. Аның әтисен - беренче тренеры Андрей Ефимовны Бөтенроссия йөзү федерациясе чемпионатка алып барырга теләмәгән. «Бөтенроссия йөзү федерациясе белән мөнәсәбәтләрдә проблемалар бар. Беренче тренерымны Барселонага алып бару мөмкин булмавын апрель аенда ук хәбәр итеп куйганнар иде. Ни өчен, мин моңа лаек түгелмени дип сорагач, «моңа кадәр булган медальләреңне башыңнан чыгарып ат, бу - башка сезон», -дип белдерделәр. Әти һәм тренерымның Барселонага сәфәрен оештырырга Төмән өлкәсе (спортчы шул төбәк өчен чыгыш ясый) хакимияте ярдәм итте», - дип белдергән Ефимова «Весь спорт» басмасына.
Россия командасы тренеры Анатолий Журавлев безнең йөзүчеләрнең Барселонадагы чыгышын плюс дүртлегә бәяләп, 2015 елда Казанда узачак дөнья чемпионатында тагын да яхшырак нәтиҗәләр булыр дигән ышанычта кала. Билгеле инде, моның өчен физик күнекмәләр уздыру гына җитми, спортчылар белән федерацияләр арасындагы аңлашылмаучылыкларны да бетерергә кирәк.
Безнең белешмә:
Юлия Ефимова - 1992 елның 3 апрелендә Грозный шәһәрендә туа. Чечен сугышы башлангач, Ефимовлар гаиләсе Волгодонск шәһәренә күчеп кайта. Кыз шунда үсә, шунда ук спорт мәктәпләренең берсендә әтисе Андрей Михайлович җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый. Аннары гаиләләре Таганрогка күченә. Юля анда 2011 елга кадәр Россиянең атказанган тренеры Ирина Вятчанина кулы астында күнекмәләр уза. 2011 елдан АКШта (Калифорния штатында) тренер Дэвид Салода шөгыльләнә.
Ефимова - Лондон Олимпиадасының бронза призеры, өчәр тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading