Шәһри Казан

"Баш батыр" - Данис Зарипов: татар егетләре "Ак Барс"ка җиңү китерде

Казанның "Ак Барс" хоккейчылары сезондагы беренче "яшел дерби"да ышанычлы җиңү яулады. Җиңүне татар егетләре китерде дисәк, дөреслеккә хилафлык китермәбез.

Казанда узган беренче сезонның "яшел дерби"сы якташларыбыз файдасына 4:1 исәбе белән тәмамланды. Кунаклар - "Салават Юлаев" хоккейчылары беренче булып исәпне ачса да, алга таба инде өстенлек тулысынча безнекеләр кулында иде. Очрашуның "баш батыры" булып Данис Зарипов танылды. Ул ике тапкыр гол кертте һәм ике тапкыр иптәшләренә гол кертергә булышты. Станислав Галиев исәбендә исә гол һәм ике пас! Афәрин!

«Ак Барс» − «Салават Юлаев» − 4:1 (1:1, 1:0, 2:0)

Алкаларны керттеләр: 0:1 Хартикайнен (Маннинен, Гранлунд, 07:57, 5х4)

Реклама

1:1 Доус (Петров, Зарипов, 14:27, 5х4)

2:1 Зарипов (Галиев, 22:11)

3:1 Зарипов (Галиев, 47:50)

4:1 Галиев (Педан, Зарипов, 51:14, 5х3)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: