16+

БАШЛАНА! Иртәгә Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачыла

Иртәгә Казан ФИНА тарихында иң яхшысы булачак чемпионатны кабул итәчәк. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты - бу елның иң мөһим, иң көтелгән һәм иң истә калачак вакыйгасы. Чемпионат тарихында беренче тапкыр анда рекордлы санда спортчылар катнашачак: ярышларга дөньяның 190 иленнән 3 меңгә якын спортчы, 232 судья һәм 100 меңнән...

БАШЛАНА! Иртәгә Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачыла

Иртәгә Казан ФИНА тарихында иң яхшысы булачак чемпионатны кабул итәчәк. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты - бу елның иң мөһим, иң көтелгән һәм иң истә калачак вакыйгасы. Чемпионат тарихында беренче тапкыр анда рекордлы санда спортчылар катнашачак: ярышларга дөньяның 190 иленнән 3 меңгә якын спортчы, 232 судья һәм 100 меңнән...

Иртәгә Казан ФИНА тарихында иң яхшысы булачак чемпионатны кабул итәчәк. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты - бу елның иң мөһим, иң көтелгән һәм иң истә калачак вакыйгасы. Чемпионат тарихында беренче тапкыр анда рекордлы санда спортчылар катнашачак: ярышларга дөньяның 190 иленнән 3 меңгә якын спортчы, 232 судья һәм 100 меңнән артык кунак киләчәк дип фаразланган иде. Чемпионат телеаудиториясе Җир шарында яшәүче халыкның яртысыннан артыгын - 4,5 миллиард тирәсе кешене тәшкил итәчәк.
Спортчылар нинди төр ярышларда катнашачак?
Чемпионатта барысы алты төрле спорт ярышларын - йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү, хай-дайвинг, синхрон йөзү һәм су полосын күзәтә алачакбыз. Ярышларда 75 медаль комплекты уйнатылачак, бу спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатлары тарихында шулай ук рекордлы сан. Чемпионатның приз фонды шулай ук рекордлы булачак: ул 5,5 миллион долларны тәшкил итә.
Ярышлар дүрт спорт корылмасында үтәчәк. Су спорт төрләре сараенда суга сикерүчеләр өчен җан атачакбыз, аның янәшәсендә үк урнаштырылган су полосы аренасында су полосы ярышлары узачак. Казансуның сул як ярында хай-дайвингчыларны һәм ачык суда йөзүчеләрне күреп булачак. Ике бассейн урнаштырылган «Казан-Арена» стадионында синхрон йөзү һәм йөзү ярышлары оештырыла. Стадион эченә бассейн куелу шулай ук чемпионат тарихында күрелмәгән хәл.
Спорт трансляцияләрен «Россия 2» телеканалы алып барачак.
Ачылу тантанасы
Ачылыш тантанасы «Татнефть-Арена» сараенда 24 июльдә булачак. 26 июльдән 2 августка кадәр исә көн саен «Пилигрим» шоуы күрсәтеләчәк. Аның ачылыш тантанасыннан аермасы бары тик төрле илләрнең флагларын чыгару һәм сәламләү сүзләре белән булган протокол өлешенең төшерелеп калдырылуында гына булачак. 2 сәгать тә 30 минут барачак ачылыш тантанасы туры эфирда, сәгать 21.00дә «Россия 1» телеканалында трансляцияләнәчәк.
Татарстан башкаласы халкы һәм шәһәр кунаклары өчен чемпионатның ачылыш тантанасы «Казан-Арена» стадионына урнаштырылган медиафасадта турыдан-туры яктыртылып барачак.
Куркынычсызлыкны кемнәр саклаячак?
Чемпионат вакытында 7 меңнән артык полиция хезмәткәре эшләячәк. Алар спорт корылмаларына керү юлларында, халыкара спорт чарасын уздыру зоналарында куркынычсызлык тәэмин итеп торачак.
Дөнья чемпионаты объектларында эшләү өчен 600дән артык медицина хезмәткәре, 248 табиб та җәлеп ителәчәк. Барлыгы 23 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы хезмәт күрсәтәчәк, аларның алтысы чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарында эшләячәк.
Билетлар: ничә сум, кайдан алырга?
Су тубы уеннарына - 50-1500, йөзүгә - 100-1000, синхрон йөзүгә - 100-1500, суга сикерүгә - 100-1000, ачык суда йөзүне карарга - 800 һәм хай-дайвингка 1500-3000, «Пилигрим» тамашасына 500-3000 сум тора.
Тамашачыларга уң­айлы булсын өчен билетлар берни­чә урында: билетларны www.ticketkazan2015.com рәсми сайтында, «Казан-­Арена» стадионы территориясендә, «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында, Россия почтасы бүлекчәләрендә, Казан метрополитены станция­ләрендә (Җиңү Проспекты, Яшьлек, Кәҗә Бистәсе, Тукай мәйданы станцияләре), Мәскәү, Санкт-Петербург, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә эшләүче кассаларда, Казан аэропортында, Толстой ур., 1, Җиңү Проспекты, 141, Ершов, Ямашев, Зорге урамнарында урнашкан кассаларда сатыла.
Сатуда ярышларга бүләк сертификатлары да бар. Бүләк сертификаты аның хуҗасына дөнья чемпионаты кысаларындагы барлык ярышларга билетлар алу мөмкинлеген бирә. Бүләккә биш номиналдагы - 500, 1000, 2000, 5000 һәм 10000лек сертификатлар алырга була.
Билет программасына кагылышлы теләсә кайсы сорауга билет программасының рәсми контакт-үзәгенә 8 800 775 07 70 номеры белән шалтыратып җавап алырга була.
Машинаны кайда калдырырга?
Казанда өстәмә рә­вештә алты түләүсез машина кую урыны эшләячәк. Алар эре сәүдә үзәкләре биләмәсендәге машина кую урыннарында урнашачак.
Парковкалар түбәндәге адреслар буенча эшләячәк:
«Тандем» комплексы. Ибраһимов проспекты, 56 (900 машина кую урыны);
«Metro» сәүдә үзәге. Вахитов урамы, 4 (539 машина кую урыны);
«Максидом» сәүдә үзәге. Рихард Зорге урамы, 11а (550 машина кую урыны);
«Южный» сәүдә үзәге. Җиңү проспекты, 91 (1550 машина кую урыны);
«Мега» сәүдә үзәге. Җиңү проспекты, 141 (6500 машина кую урыны);
«Казан» агросәнәгать паркы. Аграр урамы, 2 (400 машина кую урыны).
Спорт корылмаларыннан алып «Кәҗә бистәсе» метро станциясенә кадәр исә түләүсез автобуслар йөреп торачак. Автобуслар төнге 1.00 сәгатькә кадәр йөриячәк. Җәмәгать транспортының эш сәгатьләре дә озайтыла. Кулларында билетлары булганнар ул көнне җәмәгать транспортында бушка йөриячәк.
Ял урыны
Уеннар башланган көнне үк «Казан-Арена» стадионы белән Су спорт төрләре сарае арасында ФИНА паркы эшләячәк. Чемпионатның мәдәни мәйданчыгы булып торган әлеге паркка керү бушлай. Анда берьюлы 20 мең кеше сыя. Парк һәр көнне көндезге уникедән кичке унга кадәр эшли. Шунда ук балалар өчен аттракционлы һәм теннис өстәлләре куелган уен зонасы да булдырылган.
Чемпионатта Татарстан спортчылары
Альберт Зиннәтуллин (су полосы)
Иван Нагаев (су полосы)
Владислав Тимаков (су полосы)
Артем Одинцов (су полосы)
Константин Степанюк (су полосы)
Ирина Приходько (йөзү)
Александр Красных (йөзү)
Эрнест Максумов (йөзү)
Яна Мартынова (йөзү)
Лилия Низамова (синхрон йөзү)
Игорь Семашко (хай-дайвинг)
Никита Шлейхер (суга сикерү)
Альберт Зиннәтуллин, Россия спорт мастеры, су полосы буенча Россия җыелма командасы составына кергән спортчы:
- Бу чемпионат Россиядә беренче тапкыр уздырыла, аның нәкъ менә безнең шәһәрдә үтүе аеруча сөенечле һәм шул ук вакытта безгә зур җаваплылык өсти. Ярышларга әзерлек югары дәрәҗәдә бара, көн дә тренировкалар уза. Безнең өчен ярышлар 26 июльдә башланачак. Көндәшләребез дә бик көчле командалар. Уеннар да бик кызу булыр сыман. Җиңүгә шанслар һәрчак бар ул, шуңа без дә сынатмабыз дип уйлыйм. Чемпионат бездә узгач, медальләр зачеты буенча да Россия беренчелектә булыр дигән өмет бар. Ярышлардан буш вакытта башка спорт төрләре уеннарын да күзәтергә, үзебезнекеләр өчен җан атарга тырышачакмын.
Таня Каньотто да килде
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына 15 тапкыр Европа чемпионы һәм дөнья чемпионатларында 7 медаль яулаган Италия спортчысы Таня Каньотто килде.
Таня - суга сикерү буенча легендар спортчы. 30 яшьлек спортчының искиткеч сәләтен генетикага бәйләп аңлаталар. Ул спортчылар - суга сикерү осталары - дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Джорджо Каньотто һәм 1976 елгы уеннарда катнашкан Кармен Кастейнер гаиләсендә туган. Беренче медален Каньотто 14 яшендә ала. Ул инде дүрт Олимпиадада катнашырга өлгергән. Аның белән kazan2015com сайтында басылган әңгәмәне тәкъдим итәбез.
- Таня, 2015 елгы дөнья чемпионатына нинди максатлар белән килдегез?
- Бу мин катнашачак соңгы дөнья чемпионаты һәм мин аннан ләззәт алып калырга телим. Мин 1 һәм 3 метрлы трамплиннардан сикерүдә һәм 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә катнашачакмын. Риода узачак Олимпиадада катнашырга өметләнәм. Шуннан соң мин спорт карьерасына нокта куячакмын.
- Төп көндәшләрегез дип кемнәрне саныйсыз?
- Иң көчле спортчылар Кытайда, Австралия­дә, Канадада һәм, билгеле инде, Россиядә.
- Таня, сезнеке кебек исемне Россиядә бик яраталар, әмма ул италиялеләр өчен хас түгел. Исемегезгә бәйле ниндидер гаилә сере бармы әллә?
- Юк, бернинди дә гаилә сере юк монда. Әниемә һәрчак Татьяна исеме ошаган. Русча миңа Танюшка дип эндәшеп булганлыгын да беләм, миңа аның яңгырашы бик ошый.
Чемпионат тарихы
Чара беренче тапкыр 1973 елда Белград шәһәрендә (Югославия) уздырылган. 1978-1998 елларда дөнья чемпионатлары дүрт елга бер тапкыр - җәйге Олимпиадалар арасында җөп сандагы елда үткәрелгән. 2001 елдан башлап чемпионатлар ике елга бер тапкыр так елда үткәрелә.
XVII ФИНА дөнья чемпионаты 2017 елда Венгриянең Будапешт шәһәрендә узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading