16+

"Башта "юк" дидем, аннан гына аңыма килдем", яки Сабан туеннан башланган мәхәббәт

Көрәш дөньясында тагын бер бик матур, уңган, булган пар кавышты. Шунысы кызык, кияү дә, килен дә - татар көрәшенә турыдан-туры катнашы булган кешеләр.

"Башта "юк" дидем, аннан гына аңыма килдем", яки Сабан туеннан башланган мәхәббәт

Көрәш дөньясында тагын бер бик матур, уңган, булган пар кавышты. Шунысы кызык, кияү дә, килен дә - татар көрәшенә турыдан-туры катнашы булган кешеләр.

Шимбә көнне Биектауның "Небеса" ресторанында Рамил Хәсәнов һәм Әдилә Гәрәеваларның туе узды. Чыгышы белән Арча районыннан булган Рамил - җиңел үлчәүдә Татарстанның танылган көрәшчеләрнең берсе. Әдилә - заманында шулай ук җиңел үлчәүләрдә ут уйнаткан, өч тапкыр Татарстан чемпионы, Россиянең спорт остасы Айрат Гәрәевның кызы. Әдилә еш кына "Шәһри Казан" хәбәрчесе белән теге яки бу ярышлардан хәбәрләр белән уртаклашучы, димәк, милли спорт төребезгә битараф булмаган гүзәл татар кызы. Яшьләр ничек табышкан һәм кавышкан, туй ничек узган - болар хакында Әдилә безгә сөйләде.

- Рамил белән 2019 елның 15 июнендә  Арча районының Сикертән авылы Сабан туенда таныштык. Кызык булып чыкты ул. Мин инде берничә ел дәвамында Сабан туйларына чыга алмаган идем, чөнки нәкъ шул вакытларга минем сессия туры килә иде. Ә монда мин кайтырга булдым. Әти шунда баш хөкемдар иде. Ә мин аңа кәгазь эшләре белән булыштым, көрәшчеләр турында мәгълүмат тупладым. Мәгълүмат туплаганда, яныма Рамил килеп утырды. Иң беренче сүзе - "Мин синең аккаунтыңа күптән язылдым, ә син мине кабул итмисең һаман" булды. Шуннан сөйләшеп киттек. Ул көнне Рамилнең көрәш көрәш тә булмады инде, бик борчылды, бик дулкынланды. Мөгаен, шул аралашуыбыз бер күрүән гашыйк булу булгандыр да инде. Чөнки шул көннән башлап без беркөнгә дә аерылышмадык.

Рамил миңа 2021 елның декабрендә үк тәкъдим ясады. Укуым сәбәпләре буенча никах-туебыз бераз тоткарландык. Ниһаять, 21 гыйнварда Осиноводагы Әхмәтзәки мәчетендә никахыбыз булды, инде менә туебыз да узды.

Халыкта шундый сүз бар бит инде: "кыз бала әтисенә карап ир сайлый". Дөресен әйтәм, үз-үземә гел миңа көрәшче ир кирәкми дип әйтә идем! Хәзер инде уйланам, дөресе дә шулдыр. Бәлки аң төбендә яткандыр, бәлки язмыш шулай язылгандыр. Үзем дә көрәшкә гашыйк бит мин, гел көрәшчеләр янында йөрдем. Насыйбым шулай булган димәк. Рамилнең көрәшче булуының уңай яклары күп бит. Ул бик дисциплиналы, тыйнак, кирәк вакытта эмоциясен дә чыгара. Эшен дә белә, ярата.

Рамилгә "миңа тәкъдимне матур итеп ясарсың әле" дип әйтә идем. Ул үзенчә эшләде, "показуха" яратмый. Кияүгә чыгарга тәкъдимне подъездда ясады. Чәчәкләр, балдак белән, әлбәттә. Артык кыланып тормыйча гына "миңа кияүгә чыгасыңмы?" диде. Югалып калдым, "юк" дигәнемне сизми дә калдым. Аннан аңыма килдем дә, "әйе" дип, ризалык бирдем.

Никахыбыз да, туебыз да бик матур узып китте, Аллаһка шөкер. 156 кунак килде. Рамил бөтен хыялларымны чынга ашырды, алай булыр дип уйламаган да идем. Кунаклар да бик канәгать калды. Әйе, көрәшчеләр дә бар иде. Фәнил абый, Булат абый, Фәнис абый, Азат абый, Илнар абый... Рамилгә бик зур рәхмәт шушы матур туебыз өчен. Гомерлеккә истә калырлык булды ул. Әлбәттә, әти-әниләргә дә рәхмәт, алар да башка булмас иде. Туй ул бик зур көч таләп итә икән. Без канәгать, җанга рәхәт туй булды.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X