16+

Батыр 40 еллык көрәш юлын барлый - Марсель Таһировка 55 яшь!

Келәмдәге көндәшләр – тормыштагы дуслар. Барысын да хөрмәт итәм. Кайсын гына атасам да, икенчесе үпкәләр кебек, – ди ул. Шулай да келәмдәге бер җиңүен искә аласы итте

Батыр 40 еллык көрәш юлын барлый - Марсель Таһировка 55 яшь!

Келәмдәге көндәшләр – тормыштагы дуслар. Барысын да хөрмәт итәм. Кайсын гына атасам да, икенчесе үпкәләр кебек, – ди ул. Шулай да келәмдәге бер җиңүен искә аласы итте

25 октябрьдә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек призына чираттагы көрәш турниры старт ала. Быел 24нче мәртәбә үткәрелә ул. Шул вакыт эчендә күпме батырлар, хәтта көрәшчеләр буыны алышынган. Туры килеп торуын күрегез әле: ошбу турнирның тәүге җиңүчесе – Әтнә батыры Марсель Таһиров быелгы бәйгенең ачылыш көнендә 55 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый.

“Финалы хәтердә”
Юбилее алдыннан Марсель Таһировның кесә телефоны номерын җыйдык. “Егетләр, өч җөмлә язсагыз җитә. Күпкә китсә мактану була, – дип сәламләде ул. – Китап язарлык сөйләдем бугай инде”, – дип өстәде хушлашканда тагын да ныграк тыйнаклык саклап.      Сөйләштек, гәпләштек, көрәшнең киләчәген дә кайгыртып алдык. Сүзне, әлбәттә, авыл батырларын җыйган республикакүләм турнирдан башладык.
– Хәтерлим ул елны, – ди 1995 елгы җиңүе турында Марсель әфәнде. – Аеруча финалы истә калган. Питрәчтән бертуган Сафиуллиннар буларак билгеле көрәшчеләрнең Рәис исемлесе белән бил алышкан идек. Бик матур көрәш булды ул, чиста алым кулланып җиңү яулаган идем. Финал алышына кадәр танылган көрәшче Данис Сәлахетдинов белән дә бил алышканым истә. Беренче турнирның тәүге батыры булып тарихка кердек шулай.  

“Каз көткәндә дә көрәштек”
Көрәш турындагы мәгълүм басмаларда Марсель Таһировның 15 яшендә кулына сөлге алуы хакында телгә алына. Шулай соң тотынып та зур мәйданнар яулый алуына гаҗәпсенеп, балачак елларына да кайтып килдек.
– Әтнә районының мин туып-үскән Әйшияз авылы зурлыгы белән мактана алмый. Ул вакытта Сабантуйлары күрше авылда уза. Билгеле инде, бала-чага анда барып та җитмәгән, җитсә дә көрәшне читтән күзәткәндер. Гәрчә җиде яшьләрдә үк малайлар белән көрәшә идек инде. Каз көткәндә дә булса да чирәмдә тәгәрәштек. Ә 15 яшьтә инде үсмерләр арасында батыр калуга ирештем. Китапларда кулга сөлге алган вакыт менә шул чынлап торып көрәшү белән бәйләп язылган. Бүген кече яшьтәге малайларның бил алышуына сокланып карыйм. Малайлар кечкенәдән яшьтәшләре, үз тиңнәре белән бил алыша икән, хуплыйм гына. Шул вакыттан аста калып ияләнмәсәң, мәйдан яруы кыен була ул. 

40 яшьтә дә батыр
Марсель Таһиров сөлгесен әле дә кадакка элмәгән әле. Узган җәйдә генә дә ветераннар арасында Сабантуйларда бил алышкан.
– Соңгы зур җиңүем 2005 елда булды – 40 яшьтә Әтнә районында баш батыр булып танылдым, – ди Татарстанның атказанган спорт остасы. – Рәсми ярышларга килгәндә, 2002 елгы Татарстан чемпионатында һәм Россия беренчелегендә 85 килограммга кадәрге авырлыкта икенче булдым. Нурлаттан Владимир Зуйковка оттырган идем.
Бу урында көрәш дөньясында үз эзен калдырып, вакытсыз бакыйлыкка күчкән Владимир Зуйковның Марсель Таһировтан 17 яшькә кечерәк булуын да искәртү урынлы булыр. Менә шулай, дүртенче дистәсен тутырып килгәндә дә студент яшендәге егетләр белән тигез дәрәҗәдә көрәшә алган сирәк батырларның берсе дә ул бүгенге юбиляр.

“Сабантуенда халык көрәше”  
Милли бәйрәмнәрдә 40 ел көрәшәм, ди Марсель Таһиров. Откан тәкәләре генә дә 150дән артып китә икән.
– Сабан туенда бил алышуны берни алыштыра алмый. Мәйданда бил алышу – мәңгелек көрәш ул. Халык көрәше ул. Рәсми ярышта көрәшче әле үзенең бар осталыгын  күрсәтеп бетереп алмаска да мөмкин. Ә Сабан туенда батырны ачыклау өчен бил алыш сәгатьләр буе дәвам итәргә мөмкин. Менә кайда кирәк була ул осталык! Дөрес, соңгы елларда Сабантуйлар да бераз үзгәрде. Әмма халыкка барыбер көрәш якын, – ди ул.

...Ул чорда батырларның батырына гына Питрау Сабантуенда мәйдан тоту насыйп булган. Марсель Таһиров 1997 елда шунда батыр калуын иң зур җиңүләре рәтенә куя.

– Питрауда көрәшеп карау үзе бер батырлык санала иде. Ә батыр калу бәхете бик сирәкләргә генә эләкте, – дип искә төшерә Марсель Таһиров Теләче районы Петровск авылындагы Сабантуеның дәрәҗәле елларын. – 1997 елда батыр исеме өчен Арчадан Габделбәр Хәлилов белән сәгать ярым бил алыштык. Шуннан соң гына аркасына сала алдым.   

Көндәшләр – бар да дуслар
Татарстанның – 9 мәртәбә (1985, 1986, 1988, 1989, 1991, 1992 1994, 1995, 1997), Россиянең ике тапкыр (1986, 1988) чемпионы булып таныла ул. Муса Җәлил истәлегенә уза торган турнирда да 4 мәртәбә (1998, 1989, 1991, 1995) мактау баскычының иң югарысына күтәрелә. Зур казанышларымда көрәш дөньясында мәгълүм шәхесләр – авылдашым Гайсә Шакиров, студент еллардагы остазым Гадел Хәбибуллин, Гайнетдин Мөхәммәдиевка хөрмәтем зур, ди ул. Келәмдәге төп көндәшләре турында сүз чыккач, озак кына уйга калды.

– Келәмдәге көндәшләр – тормыштагы дуслар. Барысын да хөрмәт итәм. Кайсын гына атасам да, икенчесе үпкәләр кебек, – ди ул. Шулай да келәмдәге бер җиңүен искә аласы итте. – 1995 елда Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры Әлмәттә узды. Финалда җирле батыр Ильяс Билалов белән очраштык. Яхшы аңлыйм: үз келәмеңдә бил алышу кыенрак ул. Көндәшемне чистага сала алдым. “Батырлар йолдызлыгы Әлмәт келәмендә”, дип газетага да язып чыкканнар иде ул турнир турында.   

...Заман белән көрәш тә үзгәрә, ул урында гына торырга тиеш түгел, ди батыр. Моны тыныч кабул итәргә кирәк. 

– Иң мөһиме – асылы сакланып калсын, – ди легендар көрәшче. – Тагын бер фикерем бар – ветеран көрәшчеләрне дә башка спорт төрләрендәге кебек дөнья тәҗрибәләренә карап көрәштерә башларга кирәк. Бу йөрәгендә дәрт булган көрәшчеләрне келәмгә чыгарырга мөмкинлек тудырыр иде. Яшь вакытта 40-50 яшьлекләрнең бил алышуын күреп: “Моңа нәрсә җитми икән?” – дип уйлаган булсак, бүген үзебез шулар урынында. Чын күңелдән әйтәм – йөрәктәге дәрт каз көткәндә бил алышкан малайныкы кебек әле. Бүген чакырсалар, чыгып көрәшер идем!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading