16+

Батырларга хөрмәт: 21 яшьлек көрәшче - районның Мактаулы гражданины!

Тукай районы көрәшчесе Илназ Рамазанов "Тукай районының Мактаулы гражданины" исеменә лаек булды. Әйтергә кирәк, Илназ - Тукай районы тарихында иң яшь алтын күкрәк билгесенә иясе булучы.

Батырларга хөрмәт: 21 яшьлек көрәшче - районның Мактаулы гражданины!

Тукай районы көрәшчесе Илназ Рамазанов "Тукай районының Мактаулы гражданины" исеменә лаек булды. Әйтергә кирәк, Илназ - Тукай районы тарихында иң яшь алтын күкрәк билгесенә иясе булучы.

«Тукай районының Мактаулы гражданины" дигән мактаулы исем 2018 елда Тукай районы башлыгы Фаил Камаев инициативасы белән гамәлгә куелды. Мондый исем гади авыл халкын район алдындагы казанышлары өчен зурлау һәм бүләкләү максатларында бирелә. Ә Илназ Рамазановның, яшь булуга карамастан (21 яшь), мондый казанышлары аз түгел. Ул көрәш белән 6 яшьтән шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә көрәш һәм билбаулы көрәш буенча күп тапкырлар Татарстан һәм Россия чемпионы булырга өлгергән. Көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Россия Федерациясенең спорт остасы исен алган. Әле  күптән түгел Үзбәкстанда узган билбау көрәше буенча Дөнья  беренчелегендә пьедесталның беренче баскычына менде. Көрәшче өчен бу - дөнья дәрәҗәсендәге ярышларда рәттән өченче җиңүе.
- Районда спортның бу төрен үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Гади авыл яшьләренең спортта шундый югары дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеге булуы сөендерә. Киләчәктә дә мин туып-ускэн районым үсеше өчен чыгыш  ясарга планлаштырам, - диде Илназ Рамазанов "ШК" хәбәрчесенә.

Әлбәттә, бу очракта район җитәкчелегенә дә "афәрин!" диясе килә һәм башка районнар да үз батырларын зурласын иде дигән теләктә калабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading