16+

Берсе – өйләнә, берсе – җиңә

Манзара”ның быелгысында Радик исеме тантана итте.

Берсе – өйләнә, берсе – җиңә

Манзара”ның быелгысында Радик исеме тантана итте.

Элвин Грейның никахы турында яңалык Цирк аренасына да үтеп керде. “Ишеттеңме, теге җырчы малай өйләнгән, ди?! Юльякшинны әйтәм!” – дип күршесенең кабыргасына төртте бер агай. “Шулаймы?! Көрәш кара!” – дип җаваплады әллә ни исе китми генә янәшәдә утырганы. Бил алышуларның ара-тирә мавыктыргыч булмавында инстаграмына чумган авыл агае белән нәкъ менә бүген гаилә корган җырчы егетнең бер генә гаебе дә юк иде шул...

Федерациягә көндәш

Көрәш белән җыр-бию бергә үрелеп барган “Манзара” тамашасының дүртенчесе дә тарихка кереп калды. Зәй батыры, соңгы елларда Әлмәт районы данын яклаучы Радик Сәлахов моңа кадәрге батыр калган көрәшчеләрне – Раил Нургалиев белән Муса Галләмовны бер-бер артлы сыртка салып, чемпион билбавына лаек булды.

Казан циркына килми калган булсагыз, тамашаның төп эчтәлеге шул. Хәер, килмәүчеләр күп булса да, белми калучылар сирәктер. Интернет заманында яшибез бит. Инстаграмны “Манзара”дан туры эфирлар “шартлатты” ул көнне. Циркта йокымсырап утырсаң, Татарстанның ерак почмагында яшәүче кешенең, Казанга килмәсә дә, сиңа караганда алданрак: “Сыртка салды... Чиста!” – дип кычкырган булуы да ихтимал. Шуңа да аренаны шаулаткан көрәш барышын бәян итүне түгел, тамашага бәя бирүне максат итеп куйдык.

...300дән артык көрәшче җыя алуга куану, зур түрәләр килеп беткәч кенә ачылыш тантанасын уздыру, ике көн дәвам иткән бил алышлар һәм дөреслек ачыкланмый калган төрле бәхәсле көрәш мизгелләре... Батырлар алышына, бәхәсләр тынмый, ә тамашачы санын арттырып булмый. Республикакүләм көрәш бәйгеләренең соңгы еллардагы алыштыргысыз сценарие бу.

 

 

– Әйдә үзебезнең федерацияне төзибез, – дип әйтеп куйган иде моннан биш еллар элек көрәшебезнең киләчәге хакында гапләшеп утырганда журналист, продюссер Айдар Шәймәрданов. – Көндәшлек булганда башкалар да селкенә башлый бит ул.

Рәсми рәвештә федерация баш калкытмады, анысы. Әмма менә шул вакыттагы сөйләшүләрне нигезенә салган тамаша барлыкка килде. Көндәшләр селкенәдерме, анысын тамашачы бәяләсен, ә “Манзара” көрәш тарихында үз урынын таба алган, көрәш үсешенә этәргеч булган чара булып танылу алды инде.

Оятка калма!

Быелгы бәйге иң аз санда көрәшчеләрне үзенә җыюы белән “антирекорд” куйды – чемпион билбавы өчен 12 генә көрәшче бил алышты. Үпкә белдерергә ашыкмагыз: батырлар күп булмый ул! Чөнки “Манзара” – батырлар мәйданы. Биредә Сабан туйларында баш батыр калган, республика ярышларында зур уңышка ирешкәннәр генә кертелә. Үз районыныңда ни рәвешле тәкәле булуыңны башкалар да сизмәсен дисәң, бирегә килмәвең, оятка калмавың хәерлерәк.

 

Килер бер көн, “Манзара”да берничә көрәшче генә бил алышыр, әмма бик зур бүләкләр өчен. Әйтик – фатир! Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов бил алышларны шул дәрәҗәгә җиткерү турында инде ничә еллар хыяллана. Инде безне дә шуңа ышандыра башлады.

Бирсен Ходай! Ләкин моңа ирешү өчен бүгеннән адымнарны ныграк ясарга, көрәшкә карашны үзгәртергә кирәк. Шул исәптән тамашачыларга да. Шулай булмый ни: әле бүген дә ошбу тамашаның ни өчен түләүле булуына шаккатучы танышларым бар. Үзләре акча түләп хоккейга йөри, футбол матчларын калдырмаска тырыша, ә көрәшкә – юк! Колакларыннан циркка сөйрәп алып килеп, көрәш кенә түгел, оештыру эшләре өчен киткән чыгымнарны да төртеп күрсәтәсе килә үзләренә. Һич югы Салаватны тыңлап кайтырлар иде. Салават юньсез җирдә җырлап йөрми ул!

Акча өчен көрәшмиләр...

Шулай дисәм, йөз кешенең 99ы төкерек чәчеп каршы чыгачагын чамалыйм. Барыбер әйтәм! Әнә, келәмдә күрәсен күргән Илшат Идиятов белән тамашаны оештыручы Айдар Шәймәрданов акча өчен көрәште мәллә?! Юк! Иганәчеләр Айдарны келәмдә күрәсе килде, анысы әзерлеген башлады,  Илшатка чакыру игълан итте, ә Арча батыры: “Акчасы мөһим түгел! Җиңү кирәк!” – дип чакыруны кабул итте. Бокстагы хәлләрне хәтерләтә бит, егетләр, килешәсездер?! “Манзара”ның иң кызыклы очрашу шушы булды да кебек инде. Теге агай да инстаграмын читкә куеп торгандыр. Айдар җиңде, әмма иганәче акчасы дусларча бүленде – 25кә25!

 

 

Иганәчеләр теләге белән оештырылган 75 килограммга кадәрге авырлыкта  бил алышкан дүрт егет өчен дә акча икенче планга калды кебек – үз-үзләрен аямады алар. Ахыр чиктә Алабугадан Ислам Фәләхов җиңеп чыкты. Аңа 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Икенче урынны яулаган Ленар Садыйков – 20, өченче булган Рафаэль Кәлимуллин белән Булат Юнысов 10ар мең сум белән өйләренә кайтып китте.

Әмма төп алышлар тамашачыларда сораулар калдырган икән. Спектакль куйдылар, диючеләрне бер генә авыздан ишетмәдем.

– Көчлеләр арасында булып та сөйләшеп яту оят булырга тиеш, – дигән иде ярыш алдыннан Айдар Шәймәрданов. Килешәм, Айдар дус! Тамашачының шигендә хаклык бар икән, оятлары үзләренә булсын!

“Камбэк” түгел – үҗәтлек

Билбау өчен бил алышырга чыккан 12 көрәшченең алтысы – Илдар Шабаев, Рәдис Сәмигуллин, Айгиз Зәйнетдинов, Дилүс Закиров, Константин Морозов һәм Айнур Сыртаев “Манзара”га ник килгәннәрен дә аңламый калды бугай. Жирәбә туры килмәгәч башка чара юк шул: Элдар Хәмитов, Радик Сәлахов, Руслан Абдуллин, Муса Галләмов һәм Раил Нургалиев кебек батырлар бик тиз сыртларына салды үзләрен.

 

 

Ахыр чиктә Радик Сәлахов тантана итте. 2019 елгы Татарстан чемпионатында   келәмдә кылган начар гамәле өчен бер ел көрәштән читләштереп тору сындырмаган егетне. Кайту белән Татарстан чемпионатында Раил Нургалиев белән Муса Галләмовны отып, чемпион калды ул. Инде кабат шул ук хәл – башта Раил очты, аннан чират Мусага җитте. Шаккаткыч: соңгы вакытта бу ике батырны ике түгел, бер ярышта ота алган көрәшчене дә хәтерләмим!

Спортта “камбэк” дигән төшенчә бар. Җиңелә барган команда уенны тигезли алганда, яисә җиңеп куйганда шулай, диләр. Финалда Радикның уңышын да шулай бәяләргә була. Ләкин татарчалаштырып – үҗәтлек дип! Радик – батыр! Икенче урында – Муса Галләмов, өченчедә – Руслан Абдуллин белән Элдар Хәмитов.

Үзебезнең Коллина

“Манзара” дәвамлы булырга тиеш. Циркка килүчеләр арасында нинди генә чыш-пыш сөйләшүләр булса да, татар көрәшен үстерүдә мондый түләп карый торган тамашалар кирәк. Чөнки анда иләк аша узган көрәшчеләр генә сайлап алына, аларның көрәшен күреп иганәчеләрнең күзләре яна, тамашачыга бармагын авызына кабып сызгырырга мөмкинлек туа.

Чемпион билбавын ике тапкыр откан көрәшче юк әле: җиңүчеләр – Раил, Муса, Ранис (Чаллы батыры Ранис Гыйләҗетдинов быел көрәшмәде) һәм Радик... Аларның берсе генә катнашмаса да бишенче бәйге күңелсез булачак.

Тагын бер исемне онытмыйк әле. Анысы “Манзара”ның алыштыргысыз хөкемдары – Миңнерахман Ваккасов. Футболдагы Италия хөкемдары Пьерлуиджи Коллина белән тиңлиләр үзен. Йөз-кыяффәткә охшашлыгы гына түгел, ә гаделлеге өчен дә. Юкка гына “Манзара” көрәштә иң гадел турнир исемен йөртмидер дә инде ул. Оештыручылары шундый.

Фото: minsport.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фарит себя забыл похвалить, подхалим...

    Мөһим

    loading