16+

Бәхет сараенда көн саен 100 никах теркәләчәк

Казансу елгасының уң як ярында узган ел шәһәрнең Никахлашу сарае төзелә башлаган иде. Бина 40 метр биеклектәге казан рәвешеннән гыйбарәт.

Бәхет сараенда көн саен 100 никах теркәләчәк

Казансу елгасының уң як ярында узган ел шәһәрнең Никахлашу сарае төзелә башлаган иде. Бина 40 метр биеклектәге казан рәвешеннән гыйбарәт.

Булачак ЗАГС бинасы төзелешен мэр Илсур Метшин карап чыкты. «Никахлашу сарае өчен уңышлы урын сайланды. Биредән Кремль дә, Казансу елгасы да, Казанның борынгы һәм яңа өлешләре дә күренә. Казанлыларның шушы ноктадан шәһәрне хозур кылырга теләячәкләренә шик юк. Бу бина һичшиксез туристларны да җәлеп итәчәк», - диде шәһәр башлыгы.
Яңа ЗАГС бинасы чын мәгънәсендә бәхет фабрикасы булачак: 3 залда көн саен 100 никах теркәләчәк.
Төзелешнең монолит өлешләрен күтәрү тәмамланды, хәзер төзүчеләр бизәү, тышкы төзекләндерү эшләре белән мәшгуль. Корылма проектының авторы мәшһүр рәссам-сынчы Даши Намдаков. Казан рәвешендәге диварны тышлауга 13 тонна бакыр файдаланылган, диварга 7 яктан баскыч-юллар китерә, тирә-ягындагы бакча 8 гектар мәйданны биләячәк. Казан-диварга 12 бизәк тоткыч беркетеләчәк. Төзелешне тулысынча 30 июньгә тәмамлау бурычы йөкләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading