Шәһри Казан

Бик кадерле җиңү бу!

Казанның «Рубин» футбол клубы Россия Премьер-лигасында бронза медаль өчен көрәшен дәвам итә. Алдагы ике уенда артык көчле саналмаган командалар белән тигез исәпкә уйнавына карамастан, «асылташлар»ыбызның 28 апрель көнне чемпионлык көрәшендә беренче барган Мәскәү ЦСКАсына оттырырга исәбе юк иде.

Реклама

Матч башланганчы ук Мәскәү «Спартак»ының җиңеп, Махачкала «Анжи»ының аңа оттыруы мәгълүм булды. Алларында «Спартак»ны алга җибәрмәү, «Анжи»ны куып җитү максаты торган казанлыларга җиңү сулыш кебек кирәк бит.
Ниһаять, күптән көтелгән уенчы - беренче матчта ук имгәнгән М'Вила Казан җанатарларын мәйданга чыгуы белән дә сөендерә алды. Аннан да күбрәк сөендергәне - беренче голны һөҗүмчебез Хосе Саломон Рондон 48 нче минутта кертте. 81 нче минутта Роман Еременконың җәза мәйданы ызаныннан тибүе дә голга әверелде. Дөрес, туп ЦСКА сакчысының аягына тиеп китү сәбәпле, Роман ниятләгәнчә түгел, икенче якка, ләкин кунаклар капкасына очты.
Шулай итеп, уен «Рубин» файдасына - 2:0 белән төгәлләнде. Өченче урын өчен көрәш дәвам итә. 4 май көнне «асылташлар»ыбыз Махачкалада төп көндәшләре «Анжи» белән көч сынашачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: