Шәһри Казан

Бишенче матчта җиңелдек

«Ак Барс» Гагарин Кубогының ярымфинал сериясенең Чиләбе «Трактор»ы белән булган 5 нче матчын коткара алмады. Уенның 16 нчы минутында исәпне кунаклар ачып җибәрде. «Трактор»чылар шуннан соң шактый вакыт шул нәтиҗәгә «ябышып» уйнадылар әле. Әмма Никулин, финалга 10 минут кала исәпне тигезләп, матчны овертаймга күчерүгә иреште. Өстәмә бирелгән вакыт эчендә казанлылар...

Реклама

«Ак Барс» Гагарин Кубогының ярымфинал сериясенең Чиләбе «Трактор»ы белән булган 5 нче матчын коткара алмады. Уенның 16 нчы минутында исәпне кунаклар ачып җибәрде. «Трактор»чылар шуннан соң шактый вакыт шул нәтиҗәгә «ябышып» уйнадылар әле. Әмма Никулин, финалга 10 минут кала исәпне тигезләп, матчны овертаймга күчерүгә иреште. Өстәмә бирелгән вакыт эчендә казанлылар алга чыгарга омтылыш ясамадылар дисәк, ялгышыр идек. Әмма тырышлык җитеп бетмәде булса кирәк, матур гына мөмкинлекләр кулдан ычкына барды. Бу уенда уңыш «Трактор»га елмайды. Өс­тәмә вакыт бетәргә 8 секунд калгач, Контиола, хәлиткеч алканы «барс»лар капкасына кертеп, үз командасына җиңү китерде. 6 нчы уен бүген Чиләбедә узачак. 4 җиңүгә кадәр булган сериядә исәп «барс»лар файдасына - 3:2.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: