16+

Борынгы көрәш төрен торгызырга ниятлиләр

Татар көрәше белән башка милләт спортчылары да кызыксына. Грек-рим көрәшен үзләштергән спортчылар татар көрәшен дә үзләштерә, диде спикер. Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин да көрәш белән шөгыльләнә икән.

Борынгы көрәш төрен торгызырга ниятлиләр

Татар көрәше белән башка милләт спортчылары да кызыксына. Грек-рим көрәшен үзләштергән спортчылар татар көрәшен дә үзләштерә, диде спикер. Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин да көрәш белән шөгыльләнә икән.

Борынгы төрки бабаларыбыз арасында кара каплан дигән көрәш популяр булган. Моның турында бөек мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани үзенең хезмәтләрендә дә искә алган. Ул үзе дә шушы көрәш төрен яхшы белгән дигән мәгълүмат та бар. Аның исә оста көрәшче булуы, Сабан туйларында бил алышуы турында төгәл билгеле. Ә капланның икенче атамасы – леопард.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә узган түгәрәк өстәлдә әлеге көрәш төрен торгызу турында сөйләштеләр. Чарада билгеләп үтелгәнчә, көрәш ул халыкның көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Сабан туйлары көрәшсез узмаган һәм ул буыннан-буынга күчеп килгән. Әмма кара каплан дигән төре бездә генә түгел, башка төрки халыкларда да югалып калган. Безнең максат аны кабат торгызу, мәйданга чыгару, ә моның өчен башта эшче төркем оештырырга һәм бу төр көрәшне ныклап өйрәнә башларга исәп, ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Ул шулай ук татарларда кылыч белән идарә итү һәм уктан ату традициясе булуын да искә алып, боларны да торгызырга ниятләүләрен билгеләп үтте. 

– Аллага шөкер, татар көрәше яши, егетләребез аңа тартыла, алар күп, әмма яшьләрне спортка тагын да ныграк җәлеп итү өчен кара каплан дигән төрен дә торгызырга кирәк. Кызганыч, аның атамасы һәм берничә алымы гына сакланып калган. Аны торгызып, башка халыкларга татарның мирасы буларак күрсәтә алсак иде. Россия көрәш федерациясе вәкилләре белән алга таба бергә эшләргә планлаштырабыз. Динебез буенча да без көчле булырга тиеш, дин көрәшне тыймый. Пәйгамбәребез (с.г.с.) үзе дә көрәшкән. Аның Мәккә шәһәренең иң көчле көрәшчесе Руканны җиңүе дә билгеле. Безгә бу тема бик якын, мөфтияттә эшләүчеләр, үзем дә атнасына өч тапкыр көрәш белән шөгыльләнәбез, – дип сөйләде ул журналистларга.

Кара каплан көрәш сәнгатен өйрәнүче Искәндәр Галиуллин бу төр белән беренче тапкыр бала вакытта танышканлыгын әйтте. 
– Кечкенә вакытымда Башкортстандагы әбигә кунакка кайттым. Әби бик хәрәкәтчән, көчле холыклы кеше иде. Өлкән яшендә дә атта йөрде. Авыл малайлары мине кыйнап керткәч, әби миңа ике көрәш алымы күрсәтте. Аның берсе бот аша алып салу иде. Соңрак, үсеп җиткәч кенә, аның кара каплан алымы икәнлеген белдем. Әбидән шуның турында сорашып калмаганмын. Хәзерге күзәтүләремнән чыгып әйтә алам: кара каплан рус көрәшенә дә зур йогынты ясаган. Аларда уртаклыклар бар. Кара каплан татар көрәшеннән шунысы белән аерыла: анда көндәшләр жирәбә салу белән билгеләнми. Сайлап алу ярышларында баллар җыеп, этаплар аша үтеп, шуннан рейтинг төзелә. Монда авырлык үлчәме кебек категория юк, фәкать спорт бар, – диде ул.  

Россия көрәш федерациясенең вице-президенты Равил Ногуманов татар көрәшенең популяр булуын билгеләп, алты көрәшченең хәтта халыкара класслы спорт мастеры исеменә ия булуын әйтте. Аларның дүртесе – Татарстан егетләре. 
– 2013 елда көрәш Россия спорт төре буларак танылды. Илнең 33 төбәгендә көрәш федерациясе вәкиллекләре эшли. Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә төбәкләр географиясен киңәйтү буенча эшләр алып барыла, – дип, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалиннан да төбәкләр белән хезмәттәшлек итүдә ярдәм итүләрен сорады. Аның сүзләренчә, диния нәзарәтләре актив мөселманнарны җәлеп итү оешмасы булып тора. 

Татар көрәше белән башка милләт спортчылары да кызксына. Грек-рим көрәшен үзләштергән спортчылар татар көрәшен дә үзләштерә, диде спикер. Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин да көрәш белән шөгыльләнә икән. Ул борынгы бабаларыбызның яхшы физик формада булуларын, атта оста йөрүләрен, кылыч белән сугыша белүләрен, көрәш баһадирлары булып танылуларын әйтеп, милли спорт төрләрен популярлаштырырга кирәклеген ассызыклап үтте. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading