16+

"Бөтен кеше дә җиңә алмый, әмма...": ТР Диния нәзарәте Кубогының җиңүчеләре билгеле

Чаллының "Витязь" спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII Бөтенроссия турниры узды.

"Бөтен кеше дә җиңә алмый, әмма...": ТР Диния нәзарәте Кубогының җиңүчеләре билгеле

Чаллының "Витязь" спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII Бөтенроссия турниры узды.

Спортчылар башта теркәлү узып, үлчәнделәр һәм намаз тәртипләрен белү буенча тест үттеләр. Шуннан соң көрәш башланды һәм унберенче яртыда күпләгән кунаклар катнашында чараның рәсми ачылышы узды. Катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, ТР Президееты аппараты вәкилләре, Татарстан районнарыннан килгән имам-мөхтәсибләр, Чаллы имамнары, җирле җитәкчеләр катнашты. 

Бәйге традицион рәвештә Аллаһының сүзе булган Коръәни-Кәрим аятьләре уку белән башланды. Татарстанның төньяк-көнчыгыш казые, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Коръән укыды, Мөфтинең киңәшчесе, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров дога кылды.

Аннан соң мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады, ул бәйгедә катнашучыларны сәламләде, аларга матур көрәш үрнәкләре күрсәтүләрен һәм имгәнүләрсез, җәрәхәтләнүләрсез көрәшүләрен, яхшы күрсәткечләргә ирешүләрен теләде. Ул үз чыгышында спортның мөһимлеген билгеләп, аның сөннәт гамәл булуын, көрәшү турында хәдисләрне китереп, көчле мөселманның Аллаһка сөеклерәк булуын әйтеп узды. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең үз вакытының иң көчле көрәшчеләре белән бил алышуын һәм аны җиңүен әйтте. Аннары Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимовка сүз бирелде, ул бәйгегә килүчеләрне шәһәр мэры исеменнән котлады, Чаллы каласына читтән килгән көрәшчеләргә рәхмәтләрен белдерде. Ул мөселман яшьләренең көрәшкә тартылуларын, спорт чараларын үткәрүгә үзенең ризалыгын белдерде. Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясап: “Бөтен кеше дә җиңә алмый, әмма катнашкан кеше җиңгән кеше кебек була”, – дип билгеләп үтте. Шуннан соң көрәш башланды, көрәштә йөзгә якын көрәшче катнашты. Аларның барысы да бик көчле булулары белән аерылып торды, алар арасында бик күп спорт осталары, 1-нче разрядлы спортчылар, мастерлыкка кандидат булучылар бар иде. 

Көрәшчеләр 25 төбәктән килде, хәтта Төрекмәнстан вәкилләре, Карачаево-Черкия, Чувашстан, Башкортстан, Удмуртия республикасыннан, Оренбург өлкәсеннән, Татарстанның 19 районыннан килүчеләр бар иде. Көрәш бик матур барды, көрәшчеләр бик матур алымнар күрсәттеләр. 

Һәр үлчәү категориясе буенча җиңүчеләр ачыкланды, алар үзләренә тиеш булган кыйммәтле бүләкләрен, грамота һәм медальләр алдылар. Аннан соң җиңүче команда билгеләнде. Нәзарәт кубогына быел да Чаллы командасы лаек булды. Икенче урында – Әлмәт, өченче урында Арча командасы. 

Шуннан соң үз үлчәү категорияләрендә беренче урынны алучылар чыгып, гомрә хаҗына юлламага җирәбә уйнатуда катнашты. Җирәбәдә җиде кеше катнашты (өч көрәшче, элекке елларда призны отып, хаҗга барулары сәбәпле, җирәбәдә катнашмады). Гомрә хаҗына юлламага Алабугада туган, хәзер Казанда яшәүче 22 яшьлек Ислам Фәләхов лаек булды. Аңа әлеге бүләкне, ягъни сертификатны “ДУМ РТ Хаҗ” җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов тапшырды. 

Әлеге спорт ярышларын үткәрүнең төп бурычлары булып – милли көрәшне һәм кул көрәшен, актив тормыш рәвеше алып бару, яшьләрдә чыдамлык һәм түземлелек тәрбияләү максатыннан, мөселман яшьләре арасында популярлаштыру, спортчыларда дуслык, кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту тора. Быел турнир Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде.

Көрәш бәйгесенең җиңүчеләре:

65 кг авырлыкта: беренче Нургалиев Раббани, икенче Хасаншин Рафаэль, өченче Ахметгалиев Салават.
75 кг авырлыкта: беренче Фаляхов Ислам, икенче Хайриев Данил, өченче Бильданов Рафаэль.
85 кг авырлыкта: беренче Закиров Ильзар, икенче Фазильзянов Ильшат, өченче Гизатуллин Дауд.
95 кг авырлыкта: беренче Сәмигуллин Айрат, икенче Хаертдинов Альберт, өченче Хамидуллин Руслан.
105 кг авырлыкта: беренче Билалов Айвар, икенче Кариев Илнур, өченче Сафин Ришат.
105 кг күбрәк  авырлыкта: беренче Рафиков Валерий, икенче Мингазов Фәнил, өченче Атаджанов Алишер.

Кул көрәше:
70 кг кадәр авырлыкта беренче Хакимов Шамиль, икенче Ханнанов Рушан, өченче Хамидуллин Рузалин.
85 кг кадәр авырлыкта Илалов Ислам, икенче Заляев Азат, өченче Нурутинов Әхмәт.
85 кг күбрәк авырлыкта беренче Нурхаметов Фәнис, икенче Сахипов Илдар, өченче Мухаметшин Фәнис.

Чыганак: http://dumrt.ru/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading