16+

Бу юлы дуслык җиңде

Казанның «Рубин» футбол командасы Грозныйда җирле «Терек» командасы белән көч сынашты. Матч башланыр алдыннан күпләрнең уенда, «Рубин» көчлерәк инде, дигән фикер тугандыр, мөгаен. Алар уенның фаворитлары иде.

Тик шулай булуга карамастан, беренче куркыныч мизгелне 31 нче минутта гына тудыра алдылар егетләр. «Терек»ны бары тик капкачылары Городов кына коткарып калды. Булдыра егет, Натхо тарафыннан берничә минуттан соң уздырылган «ныклыкка тикшерү»не дә уңышлы узды, тупны капкасына керттермәде ул.
Очрашуның икенче яртысында «Әхмәт-Арена» кырында ярыйсы ук кискен һәм карарга күңелле уен башланды. Дөрес, каз тәннәре чыгара торган куркыныч мизгелне тамашачыларга 90 нчы минутка кадәр көтеп утырырга туры килде әле. «Рубин»ның ярымсакчысы Карадениз «Терек» капкачысы Городов белән бергә-бер калган мизгел иде ул. Әмма Городовны куркыта алмады Карадениз. Нәтиҗәдә, өстенлеге күренеп торуга карамастан, «Рубин» кунакта уйнаган уенда бер туп та кертә алмады: исәп - 0:0.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading