16+

БРИКС Уеннарында көрәш ярышлары җиңүчеләре ачыклана,”Ак Барс” Көрәш сараена ашыгыгыз!

Казанда узучы БРИКС илләре Уеннарының тугызынчы көнендә, ягъни 21 июньдә, 50 медаль үзенең ияләрен көтә.

БРИКС Уеннарында көрәш ярышлары җиңүчеләре ачыклана,”Ак Барс” Көрәш сараена ашыгыгыз!

Казанда узучы БРИКС илләре Уеннарының тугызынчы көнендә, ягъни 21 июньдә, 50 медаль үзенең ияләрен көтә.

Ярышлар спортның йөзү, нәфис гимнастика, билбау көрәше (көрәш), дзюдо, фехтование, байдаркада һәм каноэда ишү, шахмат төрләрендә бара.

Көрәшчеләр “Ак Барс” Көрәш сараенда бил алыша. Финал 15.30 сәгатьтә башлана. Россия җыелма командасы составында татарстанлылар: Радик Сәлахов (130 килограммга кадәр), Ранис Галимуллин (85 килограмм), Артур Зөлкәрнәев (80 килограмм), Динар Кәримуллин (75 килограмм), Артур Хәкимов (65 килограмм), Алексей Абрамов (60 килограмм) мәйдан тота.

Радик Сәлахов, Ранис Галимуллин, Артур Хәкимов һәм Алексей Абрамов “көндәшләр көчле, ләкин җиңәргә тырышачакбыз”, диделәр.
Бил алышырга БДБ илләреннән генә түгел, Кытай, Һиндстан, Иран, Монголия, Грузия баһадирлары да килгән.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading