16+

Булачак чемпионнар кайда әзерләнә

Казанның спорт мәктәпләре

Булачак чемпионнар кайда әзерләнә

Казанның спорт мәктәпләре

Казанда кая да булса барып, нәрсә белән дә булса шөгыльләнми торган балалар бик аздыр хәзер. Һәр ата‑ана баласын булдыклы итеп күрергә тели бит. Ул-кызларын тәпи йөри башламас борын ук әллә нинди «Обучай-ка»ларга алып барып «шөгыльләндерә», бассейннарга йөртә башлый кайберәүләр.
Аларын бер дә хупламасам да, дүрт‑биш яшьләренә җиткән балаларын нинди дә булса спорт секцияләренә йөртүчеләргә ихтирам белән карыйм. Ир бала булса бигрәк тә, ул үзен дә, башкаларны да якларга өйрәнергә тиеш. Җәй тамамланып, көзгә кереп барган чакта ата-аналар алдында калкып чыгачак мәшәкать инде бу. Авылларда яки лагерьларда рәхәтләнеп ял иткән, гел хәрәкәттә булган балаларны, мәктәптән яки балалар бакчаларыннан кайткач, нәрсә белән җәлеп итәргә? Аллага шөкер, спорт мәктәпләре адым саен диярлек хәзер. Вакыт табып йөртә алган кешегә, баласының кызыксынуына карап, берәр спорт төрен табарга була. Һәр кеше үз теләгәнен эшли торган заман, шулай да кайбер спорт комплекслары турында мәгълүмат биреп узыйк әле, бәлки кемнәргәдер кирәге чыгып куяр.

«Триумф» спорт комплексы. О.Кошевой ур., 17. Нәфис гимнастикага кызларны 4 яшьтән алалар. Малайлар өчен бассейн, хоккей тәкъдим ителә, фигуралы шуу бар. Аларны 5 яшьтән алалар. Тел.: 562-06-44. Тел.: 562-06-01.
«Ак Барс» көрәш мәктәбе. Әмирхан ур., 1г. Көрәшкә 7 яшьтән алалар. Тел.: 557-74-26
«Ак Бүре» спорт комплексы, Ваһапов ур., 17а. Баланы дзюдога - 6, ирекле көрәшкә 8 яшьтән йөртеп була. Тел.: 276-33-10.
Отрадная урамы, 42 нче йорттагы өстәл теннисы буенча спорт мәктәбе хәзер көрәш буенча спорт мәктәбе итеп үзгәртелгән. Аерым алганда, дзюдоныкы. Балалар 7 яшьтән кабул ителә. Тел.: 298-53-93.
Өстәл теннисы исә Фәйзи урамы, 2а йортка күчкән икән. Тенниска балаларны 6 яшьтән кабул итәләр. Биредә шулай ук 9 яшьтән бокска (кайбер балаларны 8 яшьтән дә алалар, буена, авырлыгына карый) барырга була. Дзюдо буенча тренировкалар да уза монда. Тагын әле гимнастика, гандбол, каратэ, хип-хоп, брейк‑данс биюләре буенча да өйрәнүләр алып бару планлаштырыла. Тел.: 237-62-42.
«Смена» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Гудованцев урамы, 41б йортта урнашкан. Тел.: 571-77-70. Хоккейга - 5, тенниска 1 нче сыйныфтан кабул итәләр. Яшүсмерләр өчен поурлифтинг бар.
«Ракета» стадионында (Стадион ур., 1а) туплы хоккейга, ирекле көрәшкә һәм бокска йөрергә мөмкин. Балалар барысына да 7 яшьтән кабул ителә. Тел.: 234-88-85.
«Приволжанин» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Парин ур., 10. Тел.: 229-19-30. Спорт биюләре буенча бер төркем бар, балалар 7 яшьтән кабул ителә. Футболга - 6-7, дзюдога - 5, баскетболга - 7, җиңел атлетикага - 10, милли көрәш белән спорт аэробикасына 7 яшьтән кабул итәләр.
Үз тирәбездәге спорт комплексларын да игътибардан мәхрүм итеп булмады, кереп карап чыктым. Мисалга, «Батыр» спорт комплексында дзюдо үзәге урнашкан (Ираһимов проспекты, 44). Малайлар да, кызлар да кабул ителә анда. «Биш яшьлек малайларга нәрсә дә булса тәкъдим итә аласызмы», дип кергән Оксанага кизү ханым дзюдоны гына әйтте. Самбога әле мәктәп яшеннән генә ала башлаячаклар икән. Кирәк кешегә телефоннары: 523-64-75.
Ары киткәч, «Оргсинтез» бассейны (Ямашев пр. 7). Анда исә 5 яшьтән балаларны спорт-сәламәтләндерү төркемнәренә җыялар, йөзәргә өйрәтәләр. «Химиклар мәдәният сарае»нда (Ямашев пр. 1) спорт секияләре бөтенләй юк дисәм, каратэ бар икән. Анысына барыр өчен тренер белән махсус сөйләшергә кирәк. Теләүчеләр 564-53-56 номерына шалтыратып белешә ала. Мәдәният сараена исә 5-7, 8‑10 яшьлек балаларны эстрада-спорт биюләренә, хип-хоп, балалар йогасына йөртергә мөмкин.
Декабристлар урамы, 131 нче йорттагы «Зазеркалье» спорт клубына исә 11 яшьлек малайның әнисе булып керергә туры килде. Әмма «баланы алмадылар, яше җитмәде». Авыр атлетика белән шөгыльләнә торган клубка яшүсмерләр 13 яшьтән генә алына икән.
Менә шулай, спорт комплекслары да, клублары да бихисап Казанда. Анда балаларны йөртү мәсьәләсендә исә ата-аналарның фикерләре төрле. Сораштыру үткәргән кешеләр арасында «бала интектереп йөртәсем юк әле. Болай да бакчаларында ике‑өч түгәрәккә йөргән баланың балачагы бөтенләй бетә бит алайса. Аларны барыбер спортчы итеп булмый, аңа акча җитми безнең» диючеләр дә очраштырды. Улым белән бер төркемгә йөрүче Зарифны тиз‑тиз киендереп, хоккейга соңга калабыз дип алып чапканнарын күргәндә, яшермим, үзем дә шулайрак уйлаштырдым. Әмма күпчелек, мөмкинчелегең булса, йөртергә кирәк, дигән фикердә тора. «Кечкенә баланың үз фикере юк бит әле, аларның беркая да йөриселәре килми. Киләчәктә үзенә нәрсә кирәген белсен өчен, бераз булса да, йөртеп карарга кирәк аларны берәр спорт секциясенә», диләр андыйлар.

Рәзинә Мәрданова, 6 яшьлек Рамазанның әнисе, Казан:
- Рамазанны «Рубин»га футболга бик бирәсем килә, үзенең дә теләге зур. Узган ел бакчаларына килеп, балаларны сайлап алганда, яшебез җитмәде. Быел тренер белән сөйләшкәч, гыйнвар аенда үзебез тагын бакчаларга килеп, сайлап алабыз диделәр. Шуны көтәбез. Әлегә Җиңү паркындагы «Ватан» спорт комплексына бассейнга йөртәбез. Бик яратып йөри. Эшли торган ата‑ана өчен вакыты җайсыз инде, сәгать 3кә барасы.

Гөлнара Гыйниятуллина, 10 яшьлек Регинаның әнисе, Казан:
- Кызлар өчен иң кулае нәфис гимнастика яки бию инде. 4 яшьтән биюгә йөрттем, хәзер классик биюгә - балетка йөри. 1 нче класска кергәндә, балада сколиоз иде, биюнең файдасы зур булды. Йөрүе дә, осанкасы да нык үзгәрде, мин бик канәгать. Үзендә дә ниндидер азарт туды, үзе биюләр уйлап чыгара, көне буе биергә дә мөмкин хәзер.

Эльвира Абдулхаева, 16 яшьлек спортчы, Яшел Үзән:
- Чирәмдәге хоккей белән алтынчы елымны шөгыльләнәм инде. Иптәш кызым чакырып китерде монда. Бик ошый, ни дисәң дә, профессиональ спорт бит, кайларда гына булмыйсың да нинди генә уеннар күрсәтмисең. Призлы урыннар алсак, акча да түлиләр. Тренировкалардан кайтып керергә дә вакыт юк инде анысы. Буыннар да авырта, аяк-билләр дә сызлый, бәрелми-сугылмый гына да булмый, әле яшь барган саен тагын да сиздерәчәк. Киләчәктә тренер булырмындыр, Казанның Олимпия резервы училищесында II курста укыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading