Татарстанда узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә "Россия чаңгы юллары-2016" спорт бәйрәме гөрләде. Республикада беренчел исәпләүләргә караганда, 170 мең кеше чаңгыда чыккан.
Балык Бистәсендә шимбәдә оештырылган районкүләм чаңгы узышында Балтач авылыннан җиде яшьлек Инсаф Зыятдинов канатланып кайткан.
- Өч километрны үттем, әллә никадәр кешене артта калдырдым. Грамота белән бүләк бирделәр. Бу ярыш иртәгә дә булмыймы икән? Тагын барам! -дип, күзләреннән очкыннар чәчрәтә, мин сиңа әйтим.
Чаңгы узышы кичә Казанда да булды. Анда шәһәр һәм якын районнардан да спорт сөючеләр килгән иде.
- Идел буе районынындагы Бертуган Касыймовлар урамындагы урманлыкка - 750, Совет районындагы Каенлыкка биш мең кеше чыккан иде. Киров, Мәскәү, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарын берләштергән Урман аръягы бистәсендәге төп мәйданга 14 мең кеше җыелды. Стартка баскан иң өлкән чаңгычы Әхмәт Сираҗиевка -88 яшь, кеп-кечкенә малай Виталий Сидорычевка өч яшь тә җиде ай иде, - дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.
Казанда "Россия чаңгы юллары-2016" спорт чарасына барлыгы 20 мең 250 кеше теркәлгән.
- Казанны спорт башкаласы дип әйткәндә, бу профессиональ спортчылар яулаган медальләр саны гына түгел. Спортны массакүләмлегә әверелдерү, сәламәт яшәү рәвешенә ирешү мөһим. Россия чаңгы узышлары үзенең колачы белән әһәмиятле, анда җиңелүчеләр юк, һәркем - җиңүче, - диде мэр Илсур Метшин.
"Россия чаңгы юллары" спорт бәйрәменнән бер елга җитәрлек хисләр белән кайтасың. Тамашачы-хәбәрче сыйфатында гына йөреп булмас, киләсе кыштагы узышларга һичшиксез чаңгыда чыгарга кирәк, дип уйлап торам әле үзем дә. Җил-җил генә чаңгыда узып китүче сиксән яшьлек бабайлар белән әбиләр алдында оят, билләхи.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар