16+

Чаллы Сабан туеның җиңүчеләре һәм баш батыры билгеле!

Чаллы Сабан туе көрәшенең баш хөкемдары булып быел легендар көрәшчебез, гомере буе шушы төбәктә яшәүче Айрат Гилаев билгеләнде. Көрәшчеләргә рәхәтләнеп бил алышу өчен мәйдан уртасында шәп кенә көрәш рингы - сәхнәсе булдырылган иде.

Чаллыда узучы Сабантуйның көрәш ярышларына Татарстанның төрле төбәкләреннән йөздән артык көрәшчесе җыелган. Батырлар җиде үлчәү авырлыгында бил алышты.

Чаллы Сабан туе көрәшенең баш хөкемдары булып быел легендар көрәшчебез, гомере буе шушы төбәктә яшәүче Айрат Гилаев билгеләнде. Көрәшчеләргә рәхәтләнеп бил алышу өчен мәйдан уртасында шәп кенә көрәш рингы - сәхнәсе булдырылган иде.

Өлкәннәр арасында үз авырлыкларында Чаллы көрәшчеләре җиңү яулады. 60.кг.да - Ленар Исламов (финалда Ришат Исхаков җәрәхәт алды), 65тә - Дмитрий Левашов, 70тә - Илназ Рамазанов, 75 кг.да - Ленар Садыйков, 85 кг.да - Азат Габдрәшитов (ярымфиналда Ренас Кәлимуллинны, финалда Ренат Шәйхетдиновны отты), 100дә - Эльдар Хәмитов һәм авыр үлчәүдә Ранис Гыйләҗетдинов (финалда Радик Салаховны аркасына салды).

Абсолют батыр исеме өчен көрәштә Ранис Гыйләҗетдинов белән Эльдар Хәмитов очрашты. Көрәшне финалда кызык ясадылар: биш минут сөлгеләрне бәйләп, биш минут бәйләмичә. Эльдар отты. Эльдар - Чаллы Сабан туеның абсолют батыры!

Фото: https://chelny-izvest.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading