16+

Чаллыда иң көчле дзюдочылар “КАМАЗ” призлары өчен көч сынашты

Яр Чаллының “Олимпийский” спорт комплексында 15 яшькәчә егетләр һәм кызлар арасында “КАМАЗ” призларына 36-нчы дзюдо турниры узды. Ярышларда Россиянең 10 регионыннан 300-гә якын спортчы катнашты. Моннан тыш, дзюдо буенча 31-нче “Татарстан йолдызлары” команда турниры кысаларында күчмә кубок өчен ветераннар һәм яшьләр көч сынашты.

Чаллыда иң көчле дзюдочылар “КАМАЗ” призлары өчен көч сынашты

Яр Чаллының “Олимпийский” спорт комплексында 15 яшькәчә егетләр һәм кызлар арасында “КАМАЗ” призларына 36-нчы дзюдо турниры узды. Ярышларда Россиянең 10 регионыннан 300-гә якын спортчы катнашты. Моннан тыш, дзюдо буенча 31-нче “Татарстан йолдызлары” команда турниры кысаларында күчмә кубок өчен ветераннар һәм яшьләр көч сынашты.

Быел турнирда Самара, Ульяновск, Түбән Новгород, Оренбург, Пермь өлкәләреннән, шулай ук Башкортстан, Удмуртия һәм Татарстаннан 30-га якын спортчы җыелды. Иң күп санлы Татарстан командасына Болгар, Бөгелмә, Җәлил, Алабуга, Түбән Кама, Кама Аланы, Яр Чаллы, шулай ук Казаннан дзюдочылар керде. Ярышларда 15 яшькә кадәрге спортчылар – 2009-2010 елгы егетләр һәм кызлар катнашты. Алар 9 авырлык категориясендә үзләрен сынады.

Турнирны ачу тантанасында Чаллы Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов, “КАМАЗ” генераль директорының куркынычсызлык буенча урынбасары Сирин Галиәкбәров, дзюдо буенча Татарстан җыелма командасының баш тренеры, Россиянең атказанган тренеры Владимир Драчко, “Олимпийский” олимпия резервы спорт мәктәбе директоры, Россиянең атказанган тренеры Рамил Касыймов, дзюдо ветераннары һәм башкалар катнашты.

Чаллы Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов ярышларда катнашучыларны Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән сәламләде. Шәһәр комитеты башлыгы ассызыклаганча, “КАМАЗ” компаниясе балалар һәм массакүләм спортны үстерүгә һәрвакыт ярдәм итә, шулай ук күп еллар дәвамында дзюдочылар турнирын үткәрүдә өлеш кертә.

“КАМАЗ” генераль директоры урынбасары Сирин Галиәкбәров катнашучыларны автогигант генераль директоры Сергей Когогин исеменнән сәламләде һәм барлык катнашучыларны, кунакларны Машина төзүчеләр көне белән котлады. “Без турнирга нигез салучы, СССРның спорт мастеры Михаил Климов истәлегенә ярышлар ачабыз. Биредә яшь спортчылар да, дзюдо легендалары да бар”, – дип ассызыклады ул. Гендиректор урынбасары яшь дзюдочыларга дзюдо гимныннан: “Дзюдо, син – акыллы көрәш, мәхәббәтем, язмышым”, - дип мөрәҗәгать итте.

Үз чиратында Владимир Драчко “КАМАЗ” призларына үткәрелгән турнирның дзюдочылар арасында югары дәрәҗәсен һәм абруен саклап калуын ассызыклады. Җыелма команданың баш тренеры барлык катнашучыларга да сәламәтлек, сабырлык, хезмәт сөючәнлек һәм дзюдо фәлсәфәсе принципларына тугрылык теләде. Ул ТР Дзюдо федерациясе президенты Павел Николаев, республиканың тренерлар җәмгыяте исеменнән ТР атказанган физик культура хезмәткәре, СССРның спорт мастеры Рафаил Хәмидуллинны Россия дзюдо Федерациясен үстерүгә керткән зур өлеше өчен “Дзюдочының алтын билбавы” бүләге белән котлады. Бүләк тиздән узасы Татарстан дзюдо федерациясе конференциясендә тапшырылачак.

31-нче “Татарстан йолдызлары” турниры кысаларында тантаналы чарадан соң ветераннар һәм эшләп килүче спортчылар командалары көч сынашты. Татамида биш авырлык категориясе спортчылары очрашты – 66, 73, 81, 90 килограмм һәм 90 килограммнан артык. Алар турнирның күчмә команда Кубогы өчен көрәште.

Ярышларда 3:2 исәбе белән икенче ел рәттән яшьләр командасы җиңде. Шунысы кызык, турнирны уздыру тарихында ветераннар командасы 16 тапкыр җиңү яулаган, ә гомуми исәпне тигезләргә ниятләгән яшьләр җыелма командасы быел 15-нче тапкыр җиңү яулады. Бүгенге “Татарстан йолдызлары” турниры аның башлангычында торган Леонид Штейнберг истәлегенә багышланган иде. Җиңүче командага күчмә кубок, шулай ук медальләр һәм кыйммәтле призлар тапшырылды.

Ачылу тантанасы кысаларында мәдәни программаны Чаллының танылган коллективлары, “Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең Гран-при ияләре – “Мизгел” җыр театры һәм “Татарстан” бию ансамбле тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, “КАМАЗ” призларына дзюдо буенча беренче бөтенсоюз турниры 1978 елда ук уздырылды. Аны легендар тренер-камазчы Михаил Николай улы Климов оештырды. 15 ел дәвамында Чаллыда Советлар Союзының иң өметле дзюдочы егетләре җыелды. Турнирда барлык 15 союздаш республика вәкилләре катнашкан еллар да булды. Турнирның абруе гел югарыда: ул илнең рәсми булмаган беренчелеге булып санала. 1992 елдан 2001 елга кадәр турнир үткәрелмәде. Ун еллык тәнәфестән соң, 2002 елдан башлап, “КАМАЗ” һәм ТАССР җыелма командасының танылган дзюдочысы, СССРның спорт мастеры Сергей Анатолий улы Когогин ярдәмендә автокалада янә кыю һәм затлы япон көрәше бәйрәме үткәрелә, ә дәрәҗәле турнир ел саен үз татамиларында иң яхшы дзюдочыларны җыя.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading