16+

Чатыртау үз биеклегендәгеләрне ярата

Баулыдан Олег Назаров кебек 20 ел буе гражданнар авиациясендә очучы булган кешенең күңеле әле булса күкләр катына ашкынуы гаҗәп түгел. Аның белән сөйләшкәннән соң, очу белән очу арасындагы аерманы да ниндидер үзең генә чамалаган бер бизмәнгә салып чагыштырып карарга тырышасың. Тимер канат, фәлән ат көченә ия моторны эшкә җигеп очу...

Чатыртау үз биеклегендәгеләрне ярата

Баулыдан Олег Назаров кебек 20 ел буе гражданнар авиациясендә очучы булган кешенең күңеле әле булса күкләр катына ашкынуы гаҗәп түгел. Аның белән сөйләшкәннән соң, очу белән очу арасындагы аерманы да ниндидер үзең генә чамалаган бер бизмәнгә салып чагыштырып карарга тырышасың. Тимер канат, фәлән ат көченә ия моторны эшкә җигеп очу...

Үткән атнада Татарстанның иң биек нокталарының берсе булган Чатыртауга җыелган парапланерчылар да берсүзсез аның фикердәшләре булгандыр. Быел икенче тапкыр узучы ачык ярышларның бөтен оештыру эшләре Азнакай муниципаль районы хакимиятенең Илнур Сәгыйтов җитәкчелегендәге яшьләр эшләре идарәсенә йөкләнгән иде. Уфа, Туймазы, Октябрьск, Баулы, Әлмәт, Азнакай, Чаллы, Түбән Новгород һәм Казаннан килеп, кичтән үк Чатыртау итәгендә палаткалар лагеры корып төн уздырган спортчыларны учак ягып аш, шашлык белән сыйларга да өлгерде хуҗалар. «Палатка, учак һәм гитара» - бары да нәкъ әлеге җырдагыча иде. Старт сызыгына басу да алдан килешенгәнчә - һава торышына карап булачак. Казанның «Икар» үтә җиңел авиация клубы җитәкчесе, ярышларның баш хөкемдары Радик Туйкин әзерләнергә 5 минут вакыт биреп, спортчыларны иртәнге 6дан аякка бастырды. Баш хөкемдар җирдә үткәргән күнегүләрдән соң, 18 спортчының 12се ярышка кертелүе мәгълүм булды. Азнакайның «АзФлай» командасы җитәкчесе Данис Мусин беренче булып сынау очышы ясаганнан соң, өстәгеләргә рация аша хәбәр җиткерде: «Бар да яхшы. Ярышны дәвам итәргә мөмкин». Төшкә кадәр барган бәйгенең беренче туры узуга, табигать спортчылар алдына тагын да катлаулырак шартлар куйды: җил, көчәеп кенә калмыйча, юнәлешен дә үзгәртте. Шуңа күрә дә, ярышларның рәсми ачылышында катнашып сүз алган һәркем спортчыларның җиргә уңышлы очып төшүен теләде. Бәйгедә катнашучы бердәнбер кыз Аделия Мусина (Азнакай) Авиациягә ярдәм фондының генераль директоры Фәрит Садретдинов (Бөгелмә) кулыннан көмеш күкрәк билгесе дә алды ул көнне.
Көн бераз бозылып китсә дә, озын-озаклап җил көтеп утырырга туры килмәде диярлек. Бөтенесе дә аш-су остасы Исламбай Сабиров һәм палатка шәһәрчеге коменданты Айрат Батыров мәш килгән казаннар янына, учак тирәсенә елышты. Аш, пылау белән сыйланып алганнан соң, баш хөкемдар, җил уңаена карап, ярышларны дәвам итәр өчен, икенче калкулык сайларга мәҗбүр булды.
- Бәйге җиңел бирелде дип булмый. Әмма һәр команда үзен ахыргача күрсәтергә тырышты. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсеннән миңа ярдәм иткән «Яшь гвардияче» егетләренә рәхмәтем аеруча зур. Җиңел авиация белән шөгыльләнүчеләр республиканың берничә районында гына бар. Мин шуны гына әйтәм: урыннарда энтузиастлар һәм Зөфәр Марсель улы Шәйдуллин кебек аларны аңлаган, һәрьяклап ярдәм итәргә торган җитәкчеләр булганда, барын да эшләп була. Азнакайда без менә шуны тоябыз, - ди баш хөкемдар Радик Нурович.
Чатыртауда өч көн буена барган бәйге, ниһаять, беренче өчлекне билгеләде. Аны Баулы, Азнакай һәм Казан командалары бүлеште. Шәхси беренчелектә исә Рөстәм Вәлиев (Азнакай, рәсемдә), Сергей Кузьмин (Баулы), Виталий Ощипенкога (Туймазы) тиңнәр булмады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading