Шәһри Казан

Өченче чиректә сәер хәлләр булгалый

Казан УНИКСы профессиональ баскетбол лигасы (ПБЛ) кысаларында үз мәйданында Мәскәү ЦСКАсы белән очрашты. Белүебезчә, УНИКС даими чемпионатта беренче дүртлек өчен көрәшә. Җиңү аңа сулар һава кебек кирәк иде. Казан баскетболчылары беренче чирекне, ЦСКА былтыргы чемпион дип тормады, җиңде. Исәп 21:16. Тик уңышны озын тәнәфескә кадәр дә саклый алмады УНИКС -...

Реклама

Казан УНИКСы профессиональ баскетбол лигасы (ПБЛ) кысаларында үз мәйданында Мәскәү ЦСКАсы белән очрашты. Белүебезчә, УНИКС даими чемпионатта беренче дүртлек өчен көрәшә. Җиңү аңа сулар һава кебек кирәк иде.
Казан баскетболчылары беренче чирекне, ЦСКА былтыргы чемпион дип тормады, җиңде. Исәп 21:16. Тик уңышны озын тәнәфескә кадәр дә саклый алмады УНИКС - 31:34 исәбе белән гамәлдәге чемпионнар алга чыкты. Өченче чиректә безнекеләрне бөтенләй танырлык түгел иде. Тагын 11 очко өстенлек биреп, исәп бөтенләй 41:55 булды. Бусы инде казанлыларны тереләй күмү белән бер. Дүртенче чиректә УНИКС, ничек кенә тырышмасын, исәпне аз гына да үз ягына авыштыра алмады: 57:75. Казан баскетбол командасы үз-үзен тагын да авыр хәлдә калдырды.
УНИКСның баш тренеры Евгений Пашутин: «Лидерларның көче бөтен уенга да җитмәде. ПБЛ матчлары - Казан баскетболчылары өчен иң авыры. Оттыруыбыз өчен үзебез гаепле. Тупны тик торганда күп югалттык һәм блок-шотларга эләктек. Хәзер без гыйнвар аенда тоткан формабызны кире кайтарырга тырышабыз».
УНИКС катнашында киләсе матч 16 мартта Каунас шәһәрендә үтәчәк. Казанлылар анда ВТБ бердәм лигасы кысаларында «Жальгирис» белән уйнаячак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 март 2018 - 14:51
    «Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!» Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.
    543
    0
    2
  • 14 март 2018 - 16:28
    Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.
    453
    0
    0
  • 14 март 2018 - 15:42
    «Гавайи» салаты ясау ЫСУЛЫ Бер порция өчен 40 гр айсберг яки пекин салаты (икесен бергә кушсагыз да була), 50 гр ысланган тавык, 40 гр консервланган ананас, кечкенә генә бер тырнак сарымсак һәм кыздырылган кара ипи кисәкләре кирәк.
    339
    0
    0
Ночной режим