Россия футбол берлеге Башкарма комитеты Россиянең футбол буенча премьер-лигасы һәм Милли футбол лигасының (беренче дивизион командалары керә) регламентына төзәтмәләр кабул итте. Алар баш тренер вазифасына Россия гражданы булмаган зат билгеләнгәндә, клубтан өстәмә салым алуны күздә тота. Төзәтмәләр кертү тәкъдиме белән Россия тренерлары берләшмәсе чыккан булган. Аның нигезендә, әгәр 1 июньнән...
Скопировать ссылку

Россия футбол берлеге Башкарма комитеты Россиянең футбол буенча премьер-лигасы һәм Милли футбол лигасының (беренче дивизион командалары керә) регламентына төзәтмәләр кабул итте. Алар баш тренер вазифасына Россия гражданы булмаган зат билгеләнгәндә, клубтан өстәмә салым алуны күздә тота. Төзәтмәләр кертү тәкъдиме белән Россия тренерлары берләшмәсе чыккан булган. Аның нигезендә, әгәр 1 июньнән баш тренер вазифасына чит ил белгече чакырыла икән, премьер-лига клубы - 5 миллион сум, ә беренче дивизионда чыгыш ясаучы клуб 2,5 млн сум күләмендә өстәмә салым түләргә тиеш. Бу акчаларның барысы да балалар-үсмерләр футболы тренерларына грант ярдәме күрсәтү һәм тренерларның квалификациясен күтәрү өчен тотылачак. Акчаларның ни дәрәҗәдә максатчан файдалануына РФС Башкарма комитеты бюросы контрольлек итәчәк. Шунысы игътибарга лаек: салым түләү таләбе 2013 елның 1 июненә кадәр Россия клублары заявкасына кергән тренерларга кагылмый.
Комментарийлар