16+

Дан-шөһрәт тә, Олимпия медальләре дә гаиләне алмаштыра алмый

2010 елгы Турин Олимпиадасы чемпионы Евгений Плющенко бу көннәрдә җан-фәрманга чираттагы Олимпиадага әзерләнә. Үтә җаваплы Олимпия сезонында фигуралы шуу остасы яңа программалары белән шаккатырырга җыена. Плющенко ирекле программасында үзенең моңа кадәр булган иң яхшы чыгышлары өземтәләреннән попурри тәкъдим итәчәк. Кыска программасындагы чыгышын ул «Мы из будущего-2» кинофильмындагы музыкага башкарачак. Спортчының...

2010 елгы Турин Олимпиадасы чемпионы Евгений Плющенко бу көннәрдә җан-фәрманга чираттагы Олимпиадага әзерләнә. Үтә җаваплы Олимпия сезонында фигуралы шуу остасы яңа программалары белән шаккатырырга җыена. Плющенко ирекле программасында үзенең моңа кадәр булган иң яхшы чыгышлары өземтәләреннән попурри тәкъдим итәчәк. Кыска программасындагы чыгышын ул «Мы из будущего-2» кинофильмындагы музыкага башкарачак. Спортчының Олимпия сезонына костюмнарын модельер Валентин Юдашкин әзерли.
Бүген үзен баштанаяк сезонның мөһим стартына багышлаган чемпион, шулай да гаилә бәхете, спорттагы казанышларга караганда, беренче урында торырга тиеш, дип саный. «Чынлап кына әйткәндә, бернинди медаль дә, акча да, дан-шөһрәт тә гаиләне алмаштыра алмый», - дип кабатлый ул әңгәмәләрендә. Тел төбеннән аңлашылганча, Плющенко-Рудковская гаиләсе, Олимпиададан соң тагын бер бала алып кайту хәстәрен күрәчәк. Талантлы спортчы бүгенге көндә ике малай атасы инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading