16+

Данис кайтты - "Ак Барс" отты!

Бүгенге матчта «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов бозга чыкты.

Бүгенге матчта «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов бозга чыкты.

Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциясе финалының өченче уенында «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Матч Балашихада узды.

Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Авангард» исәбендә ике җиңү, «Ак Барс»ныкында бер.

Бүгенге матчта «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов бозга чыкты. Ул соңгы тапкыр 23 февраль көнне узган уенда катнашкан иде. Шулай ук Казан командасы капкачысын алмаштырды, төп капкачы вазифасын Тимур Билалов үтәде, дип хәбәр итә "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X