Шәһри Казан

«Динамо» буллитларны шәп башкарды

Мәскәү «Динамосы»ның Казанга килүе аншлаг ясаячагы алдан ук билгеле иде. Беренчедән, «Динамо» ил чемпионы һәм Гагарин кубогы иясе, икенчедән, быел анда Александр Овечкин чыгыш ясый. «Ак Барс» бу уенга житди әзерләнде, узган уенда катнашмаган Данис Зарипов та бозга чыкты, ә капкага бу юлы Константин Барулин басты. Уенның беренче секундларыннан ук...

Реклама

Мәскәү «Динамосы»ның Казанга килүе аншлаг ясаячагы алдан ук билгеле иде. Беренчедән, «Динамо» ил чемпионы һәм Гагарин кубогы иясе, икенчедән, быел анда Александр Овечкин чыгыш ясый.
«Ак Барс» бу уенга житди әзерләнде, узган уенда катнашмаган Данис Зарипов та бозга чыкты, ә капкага бу юлы Константин Барулин басты. Уенның беренче секундларыннан ук «Ак Барс» мәскәүлеләргә чак кына гол кертмәде - Капанен звеносы Еременко капкасын штурмлаганда, «Динамо» уенчылары югалып ук калды. Беренче һөҗүм дулкыны уңыш китермәсә дә, исәп ачылу озак көттермәде: Абдуллин ярдәме белән, Корнеев алканы «Динамо» капкасына юллады.
Жанатарлар, яратып, «чын татар» дип йөргән Данис Зариповның сезон башланганнан бирле гол кертү бәхетенә ирешә алганы юк иде. Ниһаять, бу уенда үзенең беренче алкасы белән шатландырды. Әмма ике алка исәбенә өстенлек озак бармады - динамочы Соловьев Барулин капкасына алка «бүләк» итте. Уенны бик югары темпларда башлаган «Ак Барс» икенче периодта бераз тынычлана төште һәм мәскәүлеләр, бу мөмкинлектән файдаланып, тагын бер гол кертә алдылар.
Овечкиннан күпне өмет итсәләр дә, әлеге данлыклы уенчы әллә ни аерылып тормады бу уенда. Җан дуслары - «Ак Барс»та чыгыш ясаучы Никулин белән Терещенкога каршы аның әле беренче генә уйнавы булгандыр, шәт. Ә менә соңыннан булган буллитларда Александр үзенең осталыгын күрсәтте. Кызганыч, казанлылардан бары тик Пессонен гына уңышка ирешә алды, ләкин бу гына аз иде шул - мәскәүлеләр өч мөмкинлекне файдалана алдылар.
Соңгы уеннарда Казан командасының искиткеч матур уеннарыннан соң, җанатарлар монысында да җиңүгә өметләнгән иде, әмма бу спорт шул. Ә спортта җиңүләр белән җиңелүләр чиратлашып килә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: