16+

Дөнья чемпионнары ни өчен елый?

Акробатик рок-н-ролл чемпионаты казанлылар өчен спорт ярышлары кебек түгел, ә зур бер бәйрәм кебек истә калды. Башка спор төрендә бары финалга чыгу хыялда булса, монда катнашучылар бишенче, алтынчы урыннарга да куанды. Ни дисәң дә бер еллык хезмәт бит ул. Төркемнәре белән Дөнья чемпионатында өченче урын алган "Little Lady" (Кечкенә Леди)...

Дөнья чемпионнары ни өчен елый?

Акробатик рок-н-ролл чемпионаты казанлылар өчен спорт ярышлары кебек түгел, ә зур бер бәйрәм кебек истә калды. Башка спор төрендә бары финалга чыгу хыялда булса, монда катнашучылар бишенче, алтынчы урыннарга да куанды. Ни дисәң дә бер еллык хезмәт бит ул. Төркемнәре белән Дөнья чемпионатында өченче урын алган "Little Lady" (Кечкенә Леди)...

Акробатик рок-н-ролл чемпионаты казанлылар өчен спорт ярышлары кебек түгел, ә зур бер бәйрәм кебек истә калды. Башка спор төрендә бары финалга чыгу хыялда булса, монда катнашучылар бишенче, алтынчы урыннарга да куанды. Ни дисәң дә бер еллык хезмәт бит ул.

Төркемнәре белән Дөнья чемпионатында өченче урын алган "Little Lady" (Кечкенә Леди) кызы Алинә Легинюкның да пьедесталдан төшкәндә күзләре дымлы иде. Үзенә әле 11 яшь булуга карамастан инде гомеренең яртысыннан артыгын ул акробатик рок-н-роллга багышлаган.

- Спорт белән җиденче елымны шөгыльләнәм. Рок-н-ролл минем тормышымның иң зур өлеше, бөтен көнем тренировкаларда үтә. Өченче урын алуыбызны ишеткәч, өстән йөк төшкән кебек булды. Бу хисләрне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый, - ди кыз.
Алинәнең әти-әниләре туган шәһәре, Санкт-Петербугта, калган. Кызларының җиңү яуладык дип шалтратканнарын көтеп кенә торалар. Шушы бер номерны куяр өчен төркемнең бер ел вакыты киткән.
- Башта без аны бер-ике ай "куябыз", ягъни чыгышта кемнең нинди рольдә буласын, нинди күнегүләрне башкарасын билгелибез. Соңыннан көн саен чыгыштагы һәр хәрәкәтне йокыдан уятып сорасалар да ятлар дәрәҗәдә итеп өйрәнәбез. Номер синең башыңда да, мускул хәтерендә дә калырга тиеш, - ди Алинә.
Рок-н-ролл да нәфис гимнастика кебек матурлыкны ярата, шуңа номер әзер булганчы ук инде спортчыларның образын уйлый башлыйлар. Иң очсыз костюм 12 меңнән башлана ди катнашучылар. Кызлар чыгышта ачык бизәнгечләр сөртсә дә, көндәлек тормышта бер дә бизәнергә яратмыйлар икән.

- Рок-н-ролл миңа үземне ирекле хис итәргә, физик һәм рухи яктан көчле булырга ярдәм итә. Дөрес, травма алган очраклар да булды. Әле берсе хаман төзәлми. Баштарак читен, соңыннан ул авыртуга ияләнеп бетәсең, сизмисең дә. Һәрхәлдә мин рок-н-роллдан башка тормышымны күз алдына китерә алмыйм, - дип белдерде Алинә.

Биредә Алинә кебек 568 спортчы. Һәрберсенең хыялында аның кебек пьедесталда еламаеп басып тору. Ә моның өчен өч минутлык сынау үтәргә кирәк. Нәкъ менә шушы вакыт дәвамында алар иң катлаулы хореографик һәм акробатик эллементлар башкарып чыгарга тиеш. Матур чыгыш җиңел бирелми: жюри әгъзаларының төп игътибары спортчыларның номерда ясаган фигураларының төгәллеге, дөреслеге, синхрон башкаруы һәм күләмендә. Катнашучыларның күктә оча-оча биюләрен күргәч, адәм баласының физик мөмкинлекләре чиксез икәненә инанасың.
Республикада яңа спорт төрен сәламләргә Россия һәм Татарстан хакимият органнары җыелган иде.

Бүген безнең республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен тантаналы вакыйга. Казанга зур кызыксыну уяткан бөтенләй яңа спорт төре килде. Акробатик рок-н-роллда Татартан да үз юлын табыр дип өметләнәм, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Кемдер акробатик рок-н-роллны катлаулы бию дисә, икенче берәүләр һичшиксез спорт ди. "Формейшн - кызлар" дисциплинасы чыннан да биюгә тартым. Бу спорт төрендә кызларга авыр күтәрергә ярамаганлыктан, алар гади композицияләр генә ясый. Ә менә "Формейшн - катнаш" дисциплинасында егетләр партнер кызларын теләгән кадәр югарылыкка ыргыта ала. Иң мөхиме кире тотып алырга гына онытмаска.

Монда бу спортмы, биюме дигән сорау туарга да тиеш түгел, бу - спорт. Югары темпта, ритмлы музыка астында өч минутлык чыгыш әзерләү өчен күп көч, зур әзерлек кирәк. Спорт гимнастикасы белән рок-н-ролл бергә атлый дисәң дә була. Гимнастикадан киткән күп кенә танышларым үзләрен рок-н-роллда тапты. Спортчыларга монда иң мөхиме яхшы координация, физик көч кирәк. Бу җиңеллек артында берничә еллык тренировка, зур әзерлек тора, - дип белдерде гимнаст, дүрт тапкыр олимпиа чемпионы Алексей Немов.

Акробатик рок-н-ролл иң матур, шул ук вакытта куркыныч спорт та икән әле. Ярышлар барышында иртәдән кичкә кадәр "Баскет-холл" кырыенда торган ашыгыч ярдәм машинасы да моңа бер дәлил. Сайлап алу турында гына да берничә спортчы җитди җәрәхәт алды.
Чемпионатны уздыру өчен Казан очраклы сайланмады. Ул спорт инфраструктурасы алга килкән шәһәрләрнең берсе. Акробатик рок-н-ролл буенча россия командасы дөнья аренасында беренче урында тора, соңгы елларда иң күп алтын медаль алучылар да без. Чемпионат Татарстанда рок-н-роллга яшел ут кабызды. Якын киләчәктә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә акробатик рок-н-ролл кафедрасы булдырырга уйлыйбыз, - дип белдерде Бөтенроссия акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Алексей Воробьев.

Быелгы чемпионат та Алексей Воробьевның сүзләрен дәлилләде. Дөнья һәм Европа чемпионатының финалына чыккан 24 команданың 18е россиялеләр. Ярышлар барышында Россия гимны ике тапкыр яңгырады: Дөнья Чемпионатында беренчелекне катнаш чыгышта алсак, Европа Чемпионатында җиңүне безгә юниорлар алып килде. Дөнья чемпионатының кызлар чыгышында беренчелекне Венгрия, Европа чемпионатында Чехия командалары яулады.

Акробатик рок-н-ролл спорт гимнатикасыннан торган бию ул. Беренче тапкыр әлеге бию хәрәкәте АКШда 1954 елда барлыкка килә. Бунтарлык, драйв, ирек символы булып торган бию безнең илдә тыелган булган. 70нче еллар башында рок-н-ролл инде бию генә түгел, ә матур спорт төренә әверелгән. Россиядә әлеге акробатик рок-н-ролл 1986 елда популярлаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading