Шәһри Казан

Егет сүзе бер була

Бу көннәрдә Швециянең Эстерсунд җирлегендә биатлон буенча дөнья Кубогы ярышларының беренче этабы бара. Җор теллелеге һәм шаянлыгы белән аерылып торучы Норвегия командасы бу юлы да тарихка кереп калу өчен сәбәп тапты. Дебютант Эрленн Бьёнтегор төп команда составында тәүге тапкыр чыгыш ясау бәхетенә ирешкәч, озын чәчен кистерергә вәгъдә биргән булган икән....

Реклама

Бу көннәрдә Швециянең Эстерсунд җирлегендә биатлон буенча дөнья Кубогы ярышларының беренче этабы бара. Җор теллелеге һәм шаянлыгы белән аерылып торучы Норвегия командасы бу юлы да тарихка кереп калу өчен сәбәп тапты. Дебютант Эрленн Бьёнтегор төп команда составында тәүге тапкыр чыгыш ясау бәхетенә ирешкәч, озын чәчен кистерергә вәгъдә биргән булган икән. Спортчы егет сүзендә торган. Катнаш эстафетада чыгыш ясап икенче урын яулауга ук чәчен кыскарткан. Чәчтарашка да барып йөрисе булмаган, бу эшне аның коллегасы Эмиль Свендсен җиренә җиткереп башкарган. «Кайчы белән берничә хәрәкәт ясауга, Эрленн «койрыксыз» калды. Әлегә мыегын калдырдык инде. Шәхси ярышларда призлы урын яулауга, мыексыз да калачак әле ул», - дип шаярта Свендсен.
Мондый вәгъдәләр бирү Россия спортчылары һәм тренерлары арасында да киң таралган күренеш. Хәтерләсәгез, 2007 елда күренекле хоккей тренеры Федор Канарейкин сезон барышында Магнитогорскиның «Металлург» командасын җитәкләде. Ул килүгә, «Магнитка» яхшы нәтиҗәләр күрсәтә башлады. Моннан рухланган баш остаз һәм клубның генераль директоры Геннадий Величкин команда Россия чемпионы исемен яуласа, чәчләрен алдырырга сүз биргәннәр иде. Финалның хәлиткеч бишенче уенында «Ак Барс»ны җиңеп кайтуга ук Канарейкин белән Величкин публиканы яңа имиджы белән шаккатырды.
Мәскәүнең ЦСКА футбол командасы 2005 елда ил клублары арасында тәүге тапкыр УЕФА Кубогын отканннан соң, җанатарлар баш тренер Валерий Газзаевны матбугат конференциясендә үк мыексыз күрергә өметләнгән иде. Тик өметләре акланмады. Газзаев бу хакта чынлап түгел, ә шаярып кына әйткән, журналистлар аның тел төбен аңламаган булып чыкты.
Ә менә легендар Диего Марадонага вәгъдәсен үтәргә насыйп булмады. 2010 елгы Мундиаль алдыннан ул үзе җитәкләгән Аргентина җыелма командасы дөнья чемпионы булган очракта, Буэнос-Айрес шәһәре символы булган 67 мертлы обелиск тирәсендә шыр ялангач йөгереп узарга вәгъдә биргән иде. Әллә Марадона кире уйлаган, әллә Ходай бу гайре сәер нияткә каршы төшкән, Аргентина командасы дөнья чемпионатыннан чирекфинал стадиясендә үк төшеп калды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: