Россия җыелма командасының Олег Знарок җитәкләгән тренерлар штабы Европа хоккей чакыруы матчларына уенчыларның киңәйтелгән исемлеген игълан итте. Ул Гагарин Кубогы өчен көрәшне дәвам итүче командалар вәкилләреннән башка гына төзелгән. 36 фамилиядән торган исемлектә «Ак Барс»ның 8 уенчысы да бар. Алар - капкачы Эмиль Гарипов, сакчылар - Евгений Медведев, Илья Никулин,...
Скопировать ссылку

Россия җыелма командасының Олег Знарок җитәкләгән тренерлар штабы Европа хоккей чакыруы матчларына уенчыларның киңәйтелгән исемлеген игълан итте. Ул Гагарин Кубогы өчен көрәшне дәвам итүче командалар вәкилләреннән башка гына төзелгән. 36 фамилиядән торган исемлектә «Ак Барс»ның 8 уенчысы да бар. Алар - капкачы Эмиль Гарипов, сакчылар - Евгений Медведев, Илья Никулин, Василий Токранов, һөҗүмчеләр - Александр Бурмистров, Михаил Варнаков, Александр Свитов һәм Кирилл Петров. Күнекмәләр җыенына хоккейчылар Новогорскида 6 апрельдән керешә. Европа хоккей чакыруы матчларын дөнья чемпионатына әзерлек этабы дип бәяләргә мөмкин. Уеннар 10-27 апрель көннәрендә Словакиядә узачак. Россиянең бу турнирда көндәшләре - Германия, Словакия һәм Латвия командалары.
Комментарийлар