16+

Евгений Устюгов: «Сочи климатының сюрпризлары турында уйламаска тырышам»

Бу көннәрдә биатлончылар кызып-кызып Олимпия сезонындагы мөһим стартларга әзерләнә. Безнең спортчылар сезон алды күнекмәләрендә нәрсәгә күбрәк игътибар бирә, катлаулы Сочи трассасы һәм биредәге көйсез һава шартлары аларны куркытмыймы? Ванкувер Олимпиадасында масс-стартта чемпион титулын яулаган Евгений Устюгов «РБК-Спорт» басмасына биргән әңгәмәсендә шул хактагы фикерләрен җиткерә. Әңгәмәнең кыскартылган вариантын «ШК» укучылары игътибарына...

- Олимпиадага әзерлек ничек һәм нинди режимда уза?
- Әзерлек өлкән тренерның планы буенча бара, бернинди өзеклек тә булганы юк. Яңарак кына Франциядән таулы урында күнекмәләр җыеныннан кайттык, аннары Төмәнгә юл алабыз. Биредәге күнекмәләрдә төп игътибар тизлеккә биреләчәк. Хатын-кызлар җыелма командасы да бирегә килә. Алар белән төрле ярышлар уздырачакбыз.
- Сочи Олимпиадасын карьерагыздагы иң мөһим старт дип саныйсызмы?
- Дөресен генә әйткәндә, бу турыда уйламаска тырышабыз. Уйлый башласаң, кыен булып китә. Тамашачылар өчен, уеннарга никадәр азрак вакыт калса - шулкадәр яхшырак. Ә без - спортчыларга, көне якынайган саен, басым да арта. Без, боларга игътибар итмичә, бар көчне максатка ирешү өчен әзерлеккә куябыз.
- Сочи трассасы хакында нәрсә әйтә аласыз?
- Сочида тамашачыларны җәлеп итә торган, кызыклы трасса төзелгән дип исәплим. Сынау ярышларында борылышка керә алмый трассадан кырыйга очкан спортчылар да булды. Трассаның югарыга менә торган гаҗәеп урыннары бар: тауга таба менәләр дә, алга таба хәрәкәт итә алмыйча, чаңгы таякларына терәлеп калалар. Тамашачы өчен, әйтәм бит, бик мавыктыргыч. Шушы кыенлыкларны узарга тулысынча әзер булсаң, барысы да яхшы булыр дип саныйм.
- Сочиның климаты сюрпризлар китереп чыгарыр дип курыкмыйсызмы?
- Бу сорауга җавап бирер алдыннан, бер кызыклы вакыйганы искә алмакчы булам. Ванкуверга килүгә үк мине, Олимпиада көтелмәгән сюрпризларга бай була, дип кисәтеп куйганнар иде. Беренче спринт узышында ук карлы яңгыр ява башлагач, мине инде бу гаҗәпләндермәде. Ярты дистанцияне яңгыр яуганын аңлап үттем, таудан төшкәндә тизлекне югалттым, ләкин башка чара юк, бары алга барырга икәнлеген аңлап, юлны дәвам итәргә кирәк иде. Шуңа күрә, Сочи климатының сюрпризлары турында уйламаска тырышам. Анда томан да, кар да, яңгыр да булырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading