16+

Фазыл, Фаяз һәм Хәсән. Батырлыклары әтиләреннән...

Быел Чаллы Сабан туенда Илшат әфәнденең уллары Фазыл, Фаяз һәм Хәсән Сибгатуллиннар бөтен пьедесталны яулап алган. “Егет кеше спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Ул яшәү рәвешен тәртипкә салу, үзеңне кеше арасында тотарга өйрәнү өчен кирәк” – ди Илшат.

Фазыл, Фаяз һәм Хәсән. Батырлыклары әтиләреннән...

Быел Чаллы Сабан туенда Илшат әфәнденең уллары Фазыл, Фаяз һәм Хәсән Сибгатуллиннар бөтен пьедесталны яулап алган. “Егет кеше спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Ул яшәү рәвешен тәртипкә салу, үзеңне кеше арасында тотарга өйрәнү өчен кирәк” – ди Илшат.

Илшат Сибгатуллин – билбау көрәше буенча Дөнья чемпионы, 4 тапкыр Муса Җәлил исемендәге ярыш чемпионы исеменә лаек булган, тәҗрибәле спортчы. Ул Актаныш районы Такталачык авылында туып-үскән. Хезмәт сөючән авыл егете Сабантуй батырларына сокланып караган. Илшат әфәнденең әтисе ирекле көрәш яраткан, спортка мәхәббәт улына да күчкән, күрәсең. Көрәш белән 13 яшьтә шөгыльләнә башлаган егет, бүген дә шөгылен ташламый,  үзенең тәҗрибәсен киләсе буынга тапшыра. 

Быел Чаллы Сабантуенда Илшат әфәнденең уллары Фазыл, Фаяз һәм Хәсән Сибгатуллиннар бөтен пьедесталны яулап алган. “Егет кеше спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Ул яшәү рәвешен тәртипкә салу, үзеңне кеше арасында тотарга өйрәнү өчен кирәк. Сәламәт тәндә – сәламәт рух, дип юкка әйтмиләр,” – диде Илшат әфәнде.

Көрәш уен-көлке түгел
Көрәштә травма алу куркынычы зур. Бер дөрес түгел хәрәкәт – аянычлы нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Күпчелек вакытта яралар әзерлек җитеп бетмәүдән барлыкка килә, шуңа күрә шөгыльләнгән вакытта тез буыннарына аерым игътибар бирергә кирәк. Илшат Сибгатуллинның травмасы да Сабантуй сезоны башланыр алдыннан үзе турында белгерткән. “Күп кенә көрәшчеләр авыртулары булса да, мәйданга чыга. Әлбәттә, бу дөрес түгел, әмма әзерлеккә күпме көч сарыф ителә, ярышып карамыйча кайтып китеп буламы соң? Көндәшлек хисенә дә каршы килү авыр. Бу сезонда травма үзе турында хәбәр биргәч, язмыш белән шаярмаска булдым”, – ди Илшат әфәнде. 

Авыр күнегүләр белән ял чиратлашырга тиеш. Бер көн спортзалда шөгыльләнсәң, икенчесен бассейнда йөзеп үткәрергә була. Иң мөһиме – сәламәт яшәү рәвешен сакларга. “Кайбер көрәшчеләр көннәрен спортзалда үткәрә. Авылда эшләү дә күнегүнең бер төре бит. Улларыбызны әби-бабайларына кунакка җибәрәбез, җәйге вакытта алар да тренер була әле”, – дип уртаклаша Илшат әфәнде. Дөрес туклану һәм күнегүләр ясау – көрәшнең беренче баскычы. Рационда аксым, суда эри торган витаминнар, минераль матдәләр, майлар җитәрлек күләмдә булырга тиеш. 

Соңгы вакытта Сабантуйда батырлар көрәшен хөкем итү үзенчәлеге барлыкка килде. Ярышның хөкемдары итеп, гомумән, спорттан ерак кеше дә билгеләнә ала. “Хөкемдар булу – бик зур җаваплылык. Мин ул эшкә тотынмыйм, кеше рәнҗетергә куркам. Ярышларда теләсә кемне хөкемдар дәрәҗәсенә кую бигрәк көлке. Кызганыч, бу татар көрәшенең үзенчәлегенә әйләнеп бара. Бу җаваплы эшкә спорт мастеры дәрәҗәсенә җиткән кешеләрне куйсалар бик рәхмәтле булыр идем”, – диде Илшат Сибгатуллин. 

Өч бертуганга бер мәйдан
Быел Чаллы Сабантуенда бөтен пьедесталны яулап алган Сибгатуллиннар әле дә күнегүләр ясаудан туктамый. Башлангыч сыйныфларда егетләрне Илгиз Шәмсевалиев көрәш серләренә өйрәткән. Бүген исә өч игезәкнең остазы – әтиләре. 

Яшь спортчыларны кечкенәдән көрәш техникаларына өйрәтәләр. Аз көч кулланып көндәшне ыргыту, тактика һәм стратегия дә җиңү яуларга ярдәм итә. Хәзерге яшьләрнең ярышы – чын батырлар көрәшенә тиң. Илшат әфәнде дә улларын акыл белән эш итәргә өйрәтә.

Өч игезәк Сибгатуллиннар көрәш үрләрен яулап кына калмый. Мәктәптә дә  4-5 билгеләренә укыйлар. Техника белән кызыксыналар, ватылган компьютерларны киредән җыялар. “Бу шөгыльләренә мин өйрәтмәдем. Үзләре хастәрли, хәтта эштәге компьютерларны да төзәтеп бирәләр”, – дип уртаклаша әтиләре. Көрәш мәйданында өч игезәк бер-берсенә каршы еш очраша. “Күнегүләр ясагач, егетләр көрәшеп карыйлар. Алар үзләре арасында кемнең көчлерәк булганын беләләр, шуңа күрә Сабантуйда бер-берсенә каршы килмиләр. Мәйдан уртасында бертуганнар җир җимертеп көрәшү – матур күренеш түгел. Фазыл, Фаяз һәм Хәсән кеше арасында йөзләрен саклап калалар”, – диде Илшат әфәнде.

Көрәшне ярату – татар халкын, мәдәниятен яратуга тиң. Олимпия уеннары рәтенә кермәгәч, бу спорт төрен җиңел, дип уйламагыз. Көрәшче Сабантуй сезоны тәмамланса да, үзе өстендә эшне дәвам итә. Ә иң мөһиме – яшь буынның көрәшкә игътибарлы булуы, гореф-гадәтнең сакланып калуына өмет уята.

Илшат Сибгатуллин һәм аның уллары турындагы язманы тулысынча "Шәһри Казан" газетасының 13 июль санында укырга мөмкин. Сату нокталарыннан сорагыз.

Илгизә Галиуллина 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading