16+

Футбол кырында булмаса, һава аланында да ярый

Александр Бухаров «Рубин»ны «Зенит»ка алмаштырганнан бирле футбол кырында әллә ни балкымаса да, шушы көннәрдә Пулково аэропортындагы «егетлеге» белән полиция елъязмасына кереп калды. Ил җыелма командасы сайлап алу ярышларына әзерләнгәнгә, премьер-лига клублары кыска ял алган иде. Бухаровның шуннан файдаланып Санкт-Петербургтан Казанга кайтуы булган. Әмма туган төбәгенә аяк басасы урынга, аңа төнне...

Җирле «Фонтанка.ру» электрон газетасы хәбәрләреннән шул аңлашыла: беркадәр төшереп алган футболчы vip-залда очкыч көткәндә (энергиясенә чыдаша алмый булса кирәк) көтү залындагы милеккә беркадәр зыян салган, гүзәл затлардан булган персоналга ямьсез сүзләр кычкырып бәйләнүдән дә тарсынмаган. Нәкъ менә ахыргы гамәле аны полиция участогына озатуга сәбәп булган да инде.
Җәмәгать урынында ямьсез сүзләр кычкырган спортчыга вак хулиганлык маддәсе буенча административ беркетмә тутырылган, аңа штраф түләргә туры киләчәк.
Бухаров «Зенит»ның инцидентка эләгеп хокук сакчылары игътибарын җәлеп иткән беренче уенчысы гына түгел. Аның клубташы Роман Широков узган ел «Казан» аэропортында җанатар белән сүзгә кереп «кәмит» күрсәткән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading