Спортчылар югары белем алса, ул, гадәттә, физкультура вузы белән бәйле була. Ләкин моннан чыгарылмалар да юк түгел. Профессиональ спорттан соңгы тормышларын башка белгечлек буенча күзаллаган спортчылар да очрый. Араларында журналист һөнәрен үзләштерүчеләре дә, икътисад буенча гыйльми дәрәҗәгә ия булучылары да бар.
Goal.com порталы күптән түгел иң гыйлемле футболчылар бишлеген игълан иткән иде. Алар башың эшләмәсә, футбол булса да уйна, дигән стереотипларның нигезсез булуын үз мисалларында раслаучылар. Исемлекнең башында «Челси» ярымсакчысы Хуан Мата тора. Ул Мадрид Политехника университетында журналист белгечлеген үзләштергән. Шулай булгач, Мата бүген үзе хакында язылган мәкаләләр, әзерләнгән сюжетларны профессиональ күзлектән бәяләргә сәләтле сирәк спортчыларның берсе булып чыга. Исемлекнең икенче баскычында - Россия футболчысы Андрей Аршавин. Бүген Англия премьер-лигасында уйнаучы футболистның әле «Зенит»та чыгыш ясаган чорда ук вуз дипломы алуы мәгълүм. Андрейның футболчы буларак нәрсәгә сәләтле булуын футбол сөючеләрнең барысы да белсә, Санкт-Петербургның Технология һәм дизайн университетын тәмамлавы күпләр өчен әле яңалык булып кала. Гыйлемле футболчылар өчлегенә шулай ук Нигерия уенчысы Сейи Олофиньяна керә. Аның туган ягында инженер-химик белгечлеге буенча бакалавр дәрәҗәсен алуы билгеле. Хәзер ул Абердина университетында кандидатлык диссертациясе якларга әзерләнә. «Вест Бромвич»тан Ромелу Лукаку бу исемлектә дүртенче позиция били. Бельгия футболчысы туризм һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгечлеге буенча диплом алырга өлгергән. Ул әле полиглот та. Лукаку инглиз, француз, испан, голланд телләрендә бик иркен аралаша. Япония футболчысы, бүген Италиянең «Интер» клубы данын яклаучы Юто Нагамото - бишенче урында. Ул Италиягә килгәнче үк Киото шәһәрендәге Дошиша университетында икътисад белгечлеге буенча бакалавр дәрәҗәсен алып чыга. Икътисад буенча ике китап авторы да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар