Шәһри Казан

Футболда купкан шау-шу!

УЕФА рәисе Мишель Платини автоматлаштырылган системаның футболга үтеп керүенә теше-тырнагы белән каршы. ФИФА җитәкчелеге системаны кабул иткән очракта тарихи хата ясаячак, дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, хөкемдарларның бу көнгә кадәр гол керү-кермәү мәсьәләсендә ялгышканы булмады. Баш хөкемдарның ярдәмчеләре әлеге мәсьәләне һәрвакыт төгәлләштереп торды. - Әгәр болайга китсә, һәр голдан соң,...

УЕФА рәисе Мишель Платини автоматлаштырылган системаның футболга үтеп керүенә теше-тырнагы белән каршы. ФИФА җитәкчелеге системаны кабул иткән очракта тарихи хата ясаячак, дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, хөкемдарларның бу көнгә кадәр гол керү-кермәү мәсьәләсендә ялгышканы булмады. Баш хөкемдарның ярдәмчеләре әлеге мәсьәләне һәрвакыт төгәлләштереп торды.
- Әгәр болайга китсә, һәр голдан соң, видеокабатлау үткәреп, анда берәрсенең кагыйдә бозуы күренсә, күп голлар саналмаячак икән. «Мин ФИФА җитәкчесе түгел. Кайчан да булса ул эштә эшләячәгем дә шикле. Әмма автоматлаштырылган системаны кертеп, футбол тарихи хата җибәрәчәк», - дип кискен фикерен белдерде Мишель Платини.
Футболга автоматлаштырылган система кертү турындагы бәхәс Украина белән Англия арасында үткән очрашуда, украиналылар керткән гадел голны санамауларыннан соң купкан иде.

Реклама

«Рубин» сезонга әзерләнә
Казан «Рубин»ы Германиянең Бад Рейхенхолл каласында Донецкиның «Шахтер» (Украина) клубы белән иптәшләрчә очрашу үткәрде. 23 июнь көнне үткән очрашу 3:2 белән «Рубин» файдасына тәмамланды. Казанлылардан Уридия һәм Александр Рязанцев гол кертте.
Икенче сезон алды җыены Германиянең Бад Вёрисхоффен шәһәрендә 1-13 июль көннәрендә үтәчәк. 5 һәм 10 июльдә казанлылар тагын ике иптәшләрчә уен үткәрәчәк. Көндәшләр исә әлегә билгеле түгел.
«Рубин»га күпләребез яраткан Алехандро Домингес кайтырга мөмкин. Ярымсакчының үзенең дә кайту теләге юк түгел икән. Корбан Бердыев исә, әлегә бу мәсьәләне уйлап бетерәсе бар, чөнки Чори (Домингес) нидер исбатларга теләге булганда гына яхшы уйный, ди. Аның фикеренчә, хәзер аның бернинди дә стимулы булмаска мөмкин.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: