16+

Ф.Закиров: «Мойсаненны Казанга чакырырга кемнең башына килгән?»

«Ак Барс»ның тренерлар штабы да үзгәреш кичерә - капкачылар тренеры фин Ари Мойсанен белән килешү төзелгән.

Ф.Закиров: «Мойсаненны Казанга чакырырга кемнең башына килгән?»

«Ак Барс»ның тренерлар штабы да үзгәреш кичерә - капкачылар тренеры фин Ари Мойсанен белән килешү төзелгән.

Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы капкачылары тренеры Фәрит Закиров бу хакта үз фикерен белдерде:
- Мин бу тренерның фамилиясен хәтерлим, фин капкачысы Петри Веханен Финляндиядә «Лукко» клубында әлеге тренер белән эшләгән. 2009 елда «Ак Барс»ка күчкәндә ул Казанда Мойсаненны да күрергә теләгән иде, әмма аның бу теләге канәгатьләндерелмәде.
«Ак Барс» Мойсаненны эшкә ала икән, димәк, С.Абрамовны алыштыра булып чыга. Хәзер фин капкачыларын һәм аларның тренерларын чакыру модага кереп китте - шундый белгеч СКАда да бар, «Атлант», «Торпедо» һәм «Магнитка»да да уйнадылар. Моны бик гади генә аңлатып була - әлеге командаларда фин тренерлары эшләде, ә алар үзләренекен бирегә тартты.
Әйтик, Мойсанен «Ак Барс»ка килде ди, ул нәрсәгә генә өйрәтә алачак? Безнең төп бурыч - капкачылар белән физик һәм психологик алымнарны өйрәнү. Әгәр спортчыга сәләт бирелгән икән, ул уйнаячак, юк икән - өйрәтсәң, өйрәтмәсәң дә, файдасыз... Мойсаненны кем «Ак Барс»ка чакырырга уйлаган, мин аптырыйм моңа, - ди Ф.Закиров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading