16+

Гомер озынлыгы нәрсәдә? Спортта!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында спорт корылмаларын төзекләндерү буенча бишьеллык программа кабул ителде. Спорт корылмаларын төзекләндерүгә республика бюджетыннан ел саен 500 миллион сум тотылачак. Капиталь төзекләндерү исемлегенә муниципаль районнардан 106 спорт корылмасы кертелде

Гомер озынлыгы нәрсәдә? Спортта!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында спорт корылмаларын төзекләндерү буенча бишьеллык программа кабул ителде. Спорт корылмаларын төзекләндерүгә республика бюджетыннан ел саен 500 миллион сум тотылачак. Капиталь төзекләндерү исемлегенә муниципаль районнардан 106 спорт корылмасы кертелде

Татарстанда бүген 11065 спорт корылмасы файдаланыла: бассейннар - 235, боз ареналары - 48, спорт заллары - 1999.

- Шәһәр һәм районнарның һәркайсында 25 метр озынлыктагы бассейн һәм универсаль спорт залы бар. Федераль һәм республика программалары нигезендә быел Татарстанда 3,8 миллиард сумга яңа спорт корылмалары төзеләчәк, - дип хәбәр итте республиканың спорт министры Владимир Леонов Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта.

Азнакай, Әлмәт, Апас, Биектау, Кама Тамагы, Минзәлә, Теләче, Ютазы һәм Әтнә муниципаль районнарында “ГТО” спорт мәйданчыклары сафка басачак. 2023 елга барлык районнарны да әлеге мәйданчыклар белән тәэмин итү каралган. 

Чаллыда ябык түбәле бассейн төзелеше актив төстә бара. Владимир Леонов әйткәнчә, “КАМАЗ” заводына нигез салынуга 50 ел тулу уңаеннан, бассейнга инде “Юбилейный” атамасы бирергә дә өлгергәннәр. Чаллыда быел Җиңүнең 40 еллыгы урамында әле тагын ябык түбәле боз сараен да төзергә керештеләр.

Яшел Үзән районының шәһәр тибындагы Васильево бистәсендә яңа универсаль спорт залы барлыкка китерелә. Аксубайда яңа футбол кыры төзелә, ә Әлмәттәге футбол кырының ясалма  чирәме алмаштырыла. Казанда “Тасма” стадионындагы җиңел атлетика йөгерү юлы тышчасы да яңартыла. Дәүләт-шәхси хезмәттәшлек кысаларында Чаллыда спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелеше бара. Федераль бюджеттан бу төзелешкә 29 миллион сум бирелгән.

Республиканың хоккей буенча спорт мәктәпләренә 29 миллион сумга җиһазлар һәм киемнәр кайтартыла. 

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә республика шәһәрләрендә һәм районнарында универсаль спорт мәйданчыклары төзү проекты гамәлгә ашырыла. Быел янә 85 спорт мәйданчыгы төзелә. Казанда һәм Югары Ослан, Тукай, Балык Бистәсе, Әтнә, Нурлат районнарында блок-модуль чаңгы базасы булдырыла, - диде Владимир Леонов.

ТАССРның 100 еллыгына багышлап, узган ел 4 ябык түбәле манеж төзүгә керешелгән иде. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев быел әлеге корылмаларның файдалануга тапшырылачагына ышандырды. 

- Төзелеш график буенча бара, манежлар быел өлгертеләчәк, - диде Илшат Гыймаев.

Казанның Чуйков һәм Танк урамнарында, Чаллының Җиңүнең 40 еллыгы урамында, Түбән Каманың Тукай урамында футбол кырлары төзелә. 

Нурлат, Мөслим, Биектау районнарында ябык түбәле бассейннар, ә Балык Бистәсе, Лаеш районнарында ябык түбәле шугалаклар төзү быелгы планга кертелгән. Буа, Мамадыш, Сарман, Тукай, Кукмара районнары һәм Яшел Үзән районының Осиново бистәсе быел универсаль спорт заллы була. 

Казанның Гаврилов урамында фигуралы шуу төбәк үзәге, спортның пляж төрләре төбәк үзәге, Химиклар урамында ябык түбәле бассейн, Тынычлык бистәсендә чаңгы-биатлон базасы, “Олимпиец” спорт сараена янкорма, “Тасма” стадионында универсаль спорт залы төзү буенча проектлар әзерләнә. Шулай ук проект эшләре Лаеш районында универсаль спорт залы, ә Балтач районының Чыпья авылында спорт залы төзү буенча да алып барыла.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында спорт корылмаларын төзекләндерү буенча бишьеллык программа кабул ителде. Спорт корылмаларын төзекләндерүгә республика бюджетыннан ел саен 500 миллион сум тотылачак. Капиталь төзекләндерү исемлегенә муниципаль районнардан 106 спорт корылмасы кертелде,-диде Илшат Гыймаев.

Казандагы “Чирәмдә хоккей үзәге”, “Тулпар” стадионнары капиталь төзекләндерелә, Чистайдагы “СШ “Гимнаст” бинасына реконструкция ясала.

- Гомер озынлыгы спортта, шунлыктан, физкультура-спорт белән актив шөгыльләнү зарур. Спорт корылмаларына билетлар артык кыйммәт, дип әйтмәс идем. Ташламалар каралган, кызыксынырга һәм спорт корылмаларыннан файдаланырга кирәк, - дип киңәш бирде министр Владимир Леонов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading