16+

«ХОККЕЙЧЫЛАР ПЕНСИЯ ДӘ АЛМЫЙ»

Бүген Мәскәүдә Еврохоккей турының чираттагы этабы - «Беренче канал Кубогы» турниры старт ала. Бу юлы Россия җыелма командасы составы күпләрне көнләштерерлек. Океан артындагы локаутка рәхмәт инде, Еврохоккей турнирларында ил командасы өчен моның кадәр НХЛ «йолдыз»ының чыгыш ясаганы юк иде әле. Зиннәтулла Билалетдинов дружинасында КХЛның өметле яшь уенчылары һәм «йолдызлар»ын да...

«ХОККЕЙЧЫЛАР ПЕНСИЯ ДӘ АЛМЫЙ»

Бүген Мәскәүдә Еврохоккей турының чираттагы этабы - «Беренче канал Кубогы» турниры старт ала. Бу юлы Россия җыелма командасы составы күпләрне көнләштерерлек. Океан артындагы локаутка рәхмәт инде, Еврохоккей турнирларында ил командасы өчен моның кадәр НХЛ «йолдыз»ының чыгыш ясаганы юк иде әле. Зиннәтулла Билалетдинов дружинасында КХЛның өметле яшь уенчылары һәм «йолдызлар»ын да...

Мәскәүнең «Динамо» хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән спортчы Зиннәтулла Билалетдиновны хоккейны дөрес аңларга өйрәткән остазы дип саный. Остазының тормышында зур роль уйнавын һәрдаим ассызыклап килүенә карамастан, Алексей, карьерасын тәмамлагач, үзен тренерлык эшенә багышларга җыенмый. «Динамо», «Ак Барс», «Салават Юлаев» составында биш тапкыр - Россия, ил җыелма командасы составында өч тапкыр дөнья чемпионы Алексей Терещенко шушы көннәрдә генә үзәк спорт басмаларының берсендә дөнья күргән әңгәмәсендә моңа тагын бер кат ишарәли. «Ак Барс»та уңышлы уздырган ике сезоннан соң ни өчен хоккейчы казанлыларның принципиаль көндәше «Салават Юлаев»ка китәргә була? Әңгәмәнең шушы һәм башка кызыклы темаларга кагылышлы урыннарын «ШК» укучылары игътибарына да тәкъдим итәбез.
- Регалияләрегезгә караганда, нинди командада уйнасагыз, аның чемпион булачагы язмышына язылган диярсең...
- Мин үзем уйный башлаган осталар командасындагы беренче тренерымнан уңдым дип саныйм. Зиннәтулла Билалетдинов мине хоккейны дөрес аңларга - һөҗүмдә дә, саклану позициясендә дә дөрес итеп эш итәргә өйрәтте. Уңышның бер өлеше нәкъ менә уен системасына бәйле, икенче өлеше осталар командасына эләгүеңнән тора.
- Сез мастерлар командасында 18 яшьтән бирле уйныйсыз. Ләкин уңышка бары Зиннәтулла Билалетдинов һәм Вячеслав Быков җитәкләгән командаларда гына ирештегез. Бу тренерларны нәрсә берләштерә?
- Алар икесе ике төрле, чагыштырырга да кыен. Ләкин вакыт аларның хоккейга булган карашларының һәм команданы төзү системасының дөрес булуын раслады.
- Сез үз вакытында уңышлы гына чыгыш ясаган «Ак Барс»ны аның принципиаль көндәше «Салават Юлаев»ка алмаштырып алдыгыз. Ни өчен үзегез тату дип санаган коллективтан киттегез ул чакта?
- Мин бу сорауга кайчан да булса җавап бирермен дип уйламыйм. Бу инде тарихта калды. Ул адымым өчен бер үк вакытта үкенәм дә, юк та. Бер нәрсәне генә әйтә алам: Казанда да мин хоккейдан канәгатьлек хисе алдым, Уфада да шулай ук булды.
- Сезгә тиздән 32 яшь тула. Киләчәк хакында уйланасызмы?
- Әлегә юк. Әйбәт командада уйныйм, әле тагын югары дәрәҗәдә уйнарга сәләтле икәнемне даими рәвештә раслыйсым килә. 41 яшендә дә уңышлы чыгыш ясаучы Олег Петров яки Игорь Ларионов шикелле. Профессионал булып калырга кирәк. Икенче яктан караганда, безнең бит пенсия дә юк! Бары уенчылар профсоюзы төзелгәннән соң гына хоккейчыларның киләчәккә ниндидер гарантияләре барлыкка килде. Шуңа да карамастан, кемдер картлыгы өчен нигезне бүгеннән үк сала бара, бизнес белән шөгыльләнә, мин моны нормаль күренеш дип саныйм. Уенчы карьерасы тәмамлангач, без бит берәүгә дә кирәк булмыйбыз.
- Тренерлык эше үзенә тартмыймы?
- Әлегә юк. Бик күп нерв сарыф ителә торган эш, һәрвакыт дары мичкәсендә утырган кебек. Сезон беткәнче эшли аласыңмы, юкмы, берәү дә белми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading