16+

Җиңү бәйрәменә метроның яңа 3 станциясе ачылачак

Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Универсиадага әзерлек кысаларында, башкаланың электр транспорты тармагында сөенечле яңалыклар көтелә.

Җиңү бәйрәменә метроның яңа 3 станциясе ачылачак

Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Универсиадага әзерлек кысаларында, башкаланың электр транспорты тармагында сөенечле яңалыклар көтелә.

- Хәзер шәһәрдә 109 трамвай һәм 213 троллейбус исәпләнә. Ләкин алар берсеннән-берсе иске, шунлыктан халыкка транспорт хезмәте күрсәтүдә барысы да бик яхшы, дип, әлегә мактана алмыйбыз, - диде матбугат конференциясендә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов.
Җиңү проспекты белән Р.Зорге урамнары киселешендә юл-транспорт чишелеше төзелеше үткәрелү сәбәпле, туктатылып торган 11 нче трамвай маршруты кабат җибәрелде. Быелгы җәйдә Тукай урамындагы 7 нче һәм 3 нче трамвай маршрутлары да кабат җанланачак. «Әмирхан урамы - Горький шоссесы» юнәлешендә 1 нче троллейбус маршруты ачылды. Әлеге маршрут Чуйков һәм Адоратский урамнарын да колачлаячак. Апрель аеннан Казанга тизйөрешле 20 трамвай, 10 гадәти трамвай һәм 30 троллейбус кайта башлый. Тизйөрешле трамвайлар «Казан-1» тимер юл вокзалы - «Кояшлы шәһәр» микрорайоны юнәлешендәге 5 нче маршрутка, ә түбән идәнле трамвайлар 11 нче маршрутка куелачак.
Метрода көненә 76 меңнән артык кеше йөри. Татарстан җитәкчелеге быелның 9 маена метрополитенның «Яшьлек», «Төньяк вокзал» һәм «Авиатөзелеш» станцияләрен төзеп тәмамлау бурычы йөкләде, - ди Әсфән Галәвов. - Яңа 3 станция ачылганнан соң, метрополитенның озынлыгы 17 километр 200 метрны тәшкил итәчәк.
Метро юнәлеше «Имәнлек» («Дубравная») станциясеннән соң Азино-2, Азино-1, Совет мәйданы, «Kazan-Arena» стадионы аша үтеп, Мәскәү базары янәшәсендәге «Яшьлек» станциясенә тоташачак. «Метрополитенның 2 нче линиясе 2018 елга кадәр тәмамланырга тиеш», - диде Әсфән Галәвов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading