Шәһри Казан

Иң кызыгы әле башлана гына

Бүген «Ак Барс» - «Салават Юлаев» матчы белән «Көнчыгыш» конференциясендә чирекфинал уеннары старт ала. «Көнбатыш» конференциясендә ярышларның хәлиткеч этабы бер көн иртәрәк башланган иде. Гагарин Кубогы ияләре булган ут күршеләрнең башлангыч этапта ук очрашуын берәү дә көтмәгәндер. Нишлисең бит, үзләре сайлаган язмыш. Даими чемпионатта уңышлырак чыгыш ясаган булсалар, командалар соңрак...

Реклама

Бүген «Ак Барс» - «Салават Юлаев» матчы белән «Көнчыгыш» конференциясендә чирекфинал уеннары старт ала. «Көнбатыш» конференциясендә ярышларның хәлиткеч этабы бер көн иртәрәк башланган иде. Гагарин Кубогы ияләре булган ут күршеләрнең башлангыч этапта ук очрашуын берәү дә көтмәгәндер. Нишлисең бит, үзләре сайлаган язмыш. Даими чемпионатта уңышлырак чыгыш ясаган булсалар, командалар соңрак очрашасы иде. Икенче яктан караганда, әлеге принципиаль көндәшләрнең һәрвакыт эмоцияләргә бай була торган очрашуы чирекфинал стадиясенең «йөзек кашы»на әйләнәчәк.
Кызганыч, Гагарин Кубогы өчен көрәшне КХЛдагы иң уңышлы бу командаларның берсе генә алга таба дәвам итәчәк. Очрашуларны «Ак Барс» үз бозында башлап җибәрә. Серия теге яки бу команданың дүрт җиңүенә кадәр дәвам итәчәк. Кирәге була калганда, җиденче уен Казан бозында узачак. Соңгы елларда плей-оффта «Ак Барс» - «Салават Юлаев» сериясендә җиңгән команда, финалга кадәр үтеп, хәлиткеч уеннарда Гагарин Кубогын яулый иде. Бәлки быел да бу традиция дәвам итәр...
Экспертлар бердәм рәвештә быелгы чемпионатның көндәшләрнең көчләрен тигезләвенә игътибар итә. Шуңа күрә плей-офф көтелмәгән нәтиҗәләр бирергә мөмкин, ди алар. Дөрестән дә, сезон башында Чиләбе «Тракторы»ның даими чемпионат җиңүчесе булачагын бик сирәкләр генә күзаллый алгандыр. «Ак Барс» белән «Салават»ның плей-оффның беренче этабында ук очрашасын да күз алдына китерү кыен иде.
«Көнбатыш» конференциясендәге чирекфинал парларының берсе «Атлант» белән «Северсталь»дә серия башланырга бер көн кала кискен борылышлар булды.
Мәскәү өлкәсе клубының «йолдызлы» уенчыларының берсе Алексей Ковалев командадан китеп барды. Үзәк ММЧ чаралары хәбәрләренә караганда, Мытищи клубы җитәкчелеге хоккейчы белән плей-офф этабында хезмәттәшлек итәргә җыенмавын җиткергән. Ә «Северсталь» исә баш тренер Дмитрий Квартальновны отставкага җибәрде. Команданы җаваплы матчка баш тренер вазифаларын башкаручы Александр Смирнов алып чыгачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: