Шәһри Казан

Җиңү юлыннан тайпылма, «АК БАРС»!

Гагарин Кубогының чирекфиналында «Ак Барс» «Салават Юлаев» белән уйнаячак.

Реклама

5 мартта 1/8 финалы сериясенең җиденче матчында Магнитогорскиның «Металлург»ына каршы барган уенда уфалылар җиңүгә ирештеләр һәм 2:0 исәбе белән плей-оффның чираттагы раундына чыктылар.
Беренче алканы матч уртасында Никита Филатов ташлаган булса, төп вакыт бетәргә бер минут калганда, Алексей Кайгородов буш капкага икенче алканы ташлап өлгерде.
Сүз уңаеннан: җиденче матчлар шулай ук бу көнне «Трактор» һәм «Барыс», «Авангард» һәм «Себер» арасындагы серияләрдә дә булды. Ике очрашуда да җиңү фаворит командаларда булганын әйтергә кирәк. «Трактор» - 5:2, «Авангард» исә 2:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Шулай итеп, КХЛның Көнчыгыш конференциясендә чирекфиналчы барлык парлар да билгеләнде. «Нефтехимик»ны дүрт матчның дүртесендә дә җиңгән «Ак Барс» - «Салават Юлаев» белән, ә «Трактор» «Авангард» белән очрашачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: