16+

Ике дөнья чемпионатында рәттән уйнаячаклар

Россиянең футбол буенча җыелма командасы, тарихта беренче тапкыр, ике дөнья чемпионатында рәттән уйнаячак. Ник дигәндә, Фабио Капелло командасы 2014 елда Бразилиядә узачак дөнья чемпионатында уйнау хокукын яулап алды инде.

Сайлап алу циклындагы соңгы матчта россиялеләр Әзәрбайҗан милли командасы белән уртак исәпкә (1:1) уйнадылар. Россиялеләргә, португалияне узып китеп, алга чыгу бәхете тәтеде. 2014-ДЧ төркем этабындагы көндәшләрен Россия җыелма командасы 6 декабрьдә беләчәк.
Әйтергә кирәк, россиялеләр соңгы тапкыр футбол буенча дөнья чемпионатында 2002 елда чыгыш ясаганнар иде. Дөнья чемпионаты 2018 елда Россиядә узачак. Җыелма команда әлеге турнирда уйнау хокукына автомат рәвештә ия була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading