Бүгенге вәзгыять бик күпләрдә икеләнү тудырды. Шуңа хәтта көрәш ярышларын да уздырыргамы, юкмы икән дигән шик туа. Тик...
Үз призларына ярыш уздырыр вакыт җиткәч, районыбызда иң беренче булып РСФСРның спорт остасы булган, яше буенча сиксәнне вакласа да, районыбызның көрәш федерациясе рәисе булып торучы, республикабызда танылган олы шәхесләребезнең берсе Фәрит Габделбәр улы Әхмәдиев та икеләнеп куйды хәтта. Башта уздырмабыз инде дигән фикер белән йөргән булса, көннәр якынлашу белән аның эченә дә “корт” керде. “Тукта әле, үзебез исән вакытта уздырыйк калыйк бу ярышларны” дигән фикергә килде.
Шулай итеп, “Балтач” универасаль спорт залы, хәзерге көн таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылып, үзенә районыбызның 21 мәктәбеннән 2005 елда һәм аннан соңгы елларда туган йөздән артык яшь көрәшчене җыйды. Бер дә хафаланмыйча гына ярышларыбыз үз көенә узып та китте. Нинди генә авыр вакыт булмасын, җиңүчеләрне бүләкләү өчен күпмедер дәрәҗәдә бүләкләре дә табылды, җыр-моңы да , тамашачысы да булды. Алай гына да түгел, Балтачтан Фәнис Шәрипов, Сәйдәш Мәгьсүмов, Фагыйль Шәфигулиин кебек дуслары акчалата ярдәм итеп, ярышларыбызда махсус бүләкләргә дә урын чыкты. Менә бит, алай да була икән әле ул.
Инде ярышларыбызга килсәк, күчмә Кубок, быел да хуҗасын үзгәртмәде. Ничек килгән, шулай кайтып та китте Смәелгә. Булдыра Смәел малайлары. Хәтта стимул да җитәрлек малайларыбызга. Төрле бәйрәмнәр уңаеннан хуҗалык җитәкчесе Илһам Шакиров малайларыбызны котлап, үз буләкләрен биреп кенә тора. “Әле ярыштан кайтып төшүгә мәчетебездән озак еллар “Смәел” хуҗалыгын җитәкләгән Солтан Фатыйхов шалтыратып, малайларыбызны олы җиңүләре белән котлады. Мәчет исеменнән бүләкләр дә тапшырырга уйлый әле”, - дип, куанычын яшермәде остазлары Альберт Миннеханов. Бу урынга җиткәч, калган призлы урынны яулаган Бөрбаш, Нөнәгәр малайларын да мактап узмыйча булмас. Тренерлар Илшат Корбанов, Рәдис Сәмигуллин кулы астында шөгыльләнә башлагач, малайларыбыз бермә-бер осталыкларын арттырдылар. Аллага шөкер, киләчәккә ышанычыбыз артканнан арта бара. Бу егетләребез усеп җиткәч, югалта төшкән даныбыз күп мәртәбәләр кайтыр әле. Чепьядан бертуган Ислам һәм Ильяс Йосыповлар, Нөнәгәрдән Фариз Гомәров һәм Ислам Бурашов, Бөрбаштан Әдел Мурадыймов һәм Әлфис Галимов, Смәелдән Фәһим Мөхәммәдиев, Балтачтан Ранис Зарипов, Яңгулдан Хәсән Әсхәдуллин, Кече Лызидан Максим Ядыков, Салавычтан Рамир Идиятуллин чемпион булып танылгач, безнең киләчәккә ышанычыбыз тагын да арта төште.
Шушы ук яшьтәге малайларыбыз Чепьяда “Труд” җәмгыяте призына узган ярышларда да көч сынаштылар. Хуҗалык җитәкчесе Рәшит Хадиев инициативасы белән узган ярышлардан да балалар зур канәгатьләнү хисе белән таралыштылар. Үзләреннән махсус бүләк куйган Рушан Зарипов белән Нургаян Йосыповларга да зур рәхмәт белдерәбез. Чемпионнарыбыз булып бу юлы Павел Маринин /29 кг-Чепья/, Әнис Газизуллин /32 кг-Балтач/, Ислам Йосыпов /36 кг-Чепья/, Алиаз Камалов /40 кг-Нөнәгәр/, Ильяс Йосыпов /45 кг-Чепья/, Газинур Гарипов /50 кг-Смәел/, Әлфис Галимов /55 кг-Бөрбаш/, Ранис Зарипов /60 кг-Балтач/, Хәсән Әсхәдуллин /65 кг-Яңгул/, Максим Ядыков /авыр үлчәдә-Кече Лызи/.
Ә инде Арборда “Арбор” хуҗалыгы бүләкләренә узган ярышларда 12 мәктәптән җыелган 2007 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында узган бәйгедә җиңүчеләребез белән таныш булыйк. Фәрит Гомәров /Нөнәгәр/, Раил Сибагатуллин /Яңгул/, Кәрим Гарифуллин /Норма/, Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/, Фәнзил Кәбиров /Арбор-бу егетебез хуҗалыкның махсус бүләге –сәпид белән бүләкләнде/, Аяз Хәйретдинов /Балтач/, Айзат Апанов /Салавыч/, Әмир Миннегалиев, Әлфис Гыйльметдинов /иекесе дә Смәелдән/, Ирек Габделгание /Яңгул/.
Бу ике ярыш шәхси беренчелеккә генә узганлыктан, командалар нәтиҗәсе чыгарылмады.
Нурзада Сәмигуллин. Балтач.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар