16+

Илназ Минмуллин үзе шушы келәмдә утырып елаган иде...

“Ник, без кемнән ким әле? Нинди көрәшче тәрбияләгән җирлек бит бу. Хәтерләгез иде кечкенә генә бер малайның шушы келәмдә җиңелеп чыгып, үкереп елап утырганың...” Сүзенең кем турында барганың абайлагансыздыр инде. Бер-бер артлы Татарстан, Россия чемпионы титулын яулаган Илназ Минмуллин турында иде ул.

Илназ Минмуллин үзе шушы келәмдә утырып елаган иде...

“Ник, без кемнән ким әле? Нинди көрәшче тәрбияләгән җирлек бит бу. Хәтерләгез иде кечкенә генә бер малайның шушы келәмдә җиңелеп чыгып, үкереп елап утырганың...” Сүзенең кем турында барганың абайлагансыздыр инде. Бер-бер артлы Татарстан, Россия чемпионы титулын яулаган Илназ Минмуллин турында иде ул.

Уздырдыкмы башкаларны? Керә-керешенә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте миңа, “Труд” җәмгыяте рәисе Рәшит Хадиев. Көрәшчеләрнең күплеген соравын шунда ук аңладым мин аның. “Ник, без кемнән ким әле? Нинди көрәшче тәрбияләгән җирлек бит бу. Хәтерләгез иде кечкенә генә бер малайның шушы келәмдә җиңелеп чыгып, үкереп елап утырганың...” Сүзенең кем турында барганың абайлагансыздыр инде. Бер-бер артлы Татарстан, Россия чемпионы титулын яулаган Илназ Минмуллин турында иде ул. Әле бит шуннан соң малаебыз бөтен спорт киемнәрен калдырып, бүтән килмим дип кайтып та китте әле. Шулай да көрәшче каны үзенекен эшләде, малаебыз берникадәр вакыттан соң кабат әйләнеп кайтты. Бүген инде менә без аның белән горурланып утырабыз. Аның бу җиңүләре безнең Чепья авылы өчен генә түгел, бөтен Татарстаныбыз өчен зур шатлык булды бит, ә! Уздыруын да уздырдылар. Ярышка килгән көрәшчеләр саны белән дә, оешканлыгы белән дә...
Бу көнне Чепья мәктәбенә үзебезнең 12 мәктәптән, күрше Киров өлкәсеннән 105 көрәшче килгән иде. Үсә Чепьяда көрәш. Татарстанның атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдиновның да биредә эшли башлавына 14 ел булган икән инде. Шушы вакыт эчендә татарча көрәшнең ни икәнен дә белмәгән удмурт егетләреннән дә менә дигән көрәшчеләр үсеп чыкты. Инде аларның үрнәгенә ияреп, Кече Лызи мәктәбеннән дә менә дигән егетләр чыга башлаган иде. Кызганыч, тренерлары Рамил Зәйнетдинов эшеннән китүгә, бу эш аларда нык кына аксый башлады. Тиз арада чарасын күрү кирәктер, минемчә. Соңгы ярышларда без аларны күрмәдек инде. Әле менә тагын шунысына да игьтибар иттем: Чепья командасына хәйран гына кечкенә малайлар өстәлгән. Барысы да өметле күренәләр. Җан тартышып, келәмгә ябышып яталар. Бик тә сөенечле күренеш бу. Илназ үрнәгендә менә дигән чемпионнар да тәрбияләнер әле биредә дигән ышанычта да калабыз ,әле. Тренерларына гына Ходай сәламәтлек бирсен инде!
Шушындый өметләр белән куанычлы сәгатьләрдә башланган ярышларыбыз бик матур тәмамланып та куйды. Келәмнәрдә бил алышкан балалар да, килгән кунаклар да, җанатарлар да зур канәгатьлек алып таралыштылар. 1-4 урыннарны яулаучыларга акчалата призлар, медальләр тапшырылды. Рәхмәт инде “Труд” җәмгыятенә, мәктәп коллективына. Афәрин диясе килә!
Менә алар – 2006 елда һәм аннан соңгы елларда туган көрәшче-җиңүчеләр:
28 кг.да - Рүзәл Галимуллин /Смәел/, Ибраһим Аймасов/Бөрбаш/, Әсхәт Ганиев, Инзил Габделбәров /икесе дә Балтачтан/.
30 кг.да - Павел Маринин /Чепья/, Ильяс Вафин /Нөнәгәр /Ирек Бикбов/Чепья/, Ильяс Галиев /Яңгул/.
32 кг.да - Рәсүл Шәйхиев /Арбор/, Әдел Йорадыймов/Бөрбаш/, Глеб Мартынов/Чепья/, Тимур Гыйләҗиев /Нөнәгәр/.
36 кг.да - Илназ Гарифуллин /Нөнәгәр/, Әхәт Әскәров, Данияр Мәннапов /Салавыч/, Нурфат Галимуллин /Нөнәгәр/.
40 кг.да - Сөләйман Насыйбуллин /Бөрбаш/, Кәрим Гарифуллин /Норма/, Сәйдәш Мостафин/Арбор/, Айнур Рәхимов/Чепья/.
45 кг.да - Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/, Алмаз Камалов /Нөнәгәр/, Ислам Йосыпов /Чепья/, Инсаф Вафин /Нөнәгәр/.
50 кг.да - Ислам Бурашов /Нөнәгәр/, Фәнзил Кәбиров /Арбор/, Ильяс Ибраһимов /Балтач/, Сәид Корченин /Малмыж/.
55 кг.да - Рүзәл Гайфетдинов /Пыжмара/, Самат Гарифуллин, Инсаф Идиятуллин /икесе дә Нормадан/, Райнур Кәримуллин /Бөрбаш/.
60 кг.да - Әлфис Галимов /Бөрбаш/, Аяз Хәйретдинов /Балтач/, Айнур Гарифуллин /Норма/.
70 кг.да - Рәнис Зарипов /гимназия/, Бәхтияр Гапифуллин /Бөрбаш/, Әмир Гыйльмуллин /гимназия/, Азат Гыйльметдинов /Смәел/.
Авыр үлчәүдә - Рөстәм Хабибрахманов /Яңгул/, Камил Гарапшин /Норма/, Юныс Әхмәдиев /Смәел/, Кәрим Низамов /Арбор/.

Нурзада Сәмигуллин, Балтач

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ??

    Мөһим

    loading