16+

Ильяс Халиков легендар спортчы Хәбил Бикташев турында җыр язган

Җырчы Ильяс Халиков татарның иң танылган батырларының берсе Хәбил Бикташевка багышлап “Татарның Хәбиле” дигән җыр иҗат иткән. Җырга тарихи мизгелләр сурәтләнгән фотолардан эчтәлекле видео да ясалган.

“Хәбил абый – татар халкы өчен легендар шәхес. Бервакыт мәҗлестә үзенә: “Хәбил абый, сезнең турында җыр чыгару идеясе бар”, - дидем. “Әйдә, брат, яз”, - диде. Шулай итеп, Аллаһка шөкер, җыр язылды. Хәбил абый кебек кешеләр 100 елга бер тапкыр гына туа. Ул – Европа чемпионы, дөнья чемпионатында призлы урыннар алган шәхес. Татарны, үзебезнең халкыбызны үзебез мактамасак, зурламасак, безне кем зурлар? Бу – Хәбил абый турында беренче җыр икән. Минем өчен дә, аның өчен дә тарихи вакыйга”, - диде Ильяс Халиков.

Җырның сүзләрен Ильясның тормыш иптәше Нурфия Халикова, көен Ильяс үзе язган. “Сүзләренә игътибар итсәгез, шигырьнең һәрбер юлы Хәбил Бикташевның исем-фамилиясенә кергән хәрефләрдән башлана”, - ди җырчы. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading